Электрүткәргечнең төзексезлеге гаепле
3 апрель көнне иртәнге сәгать 5тә янгын сүндерү хезмәтенә «Дизелист» бакчачылык ширкәтеннән шалтырату килә. Биредә йорт һәм сарай януы турында хәбәр итәләр. Сүндерүчеләр килгәндә ихатада торган «Газель» автомобиленә дә ут капкан була.
Ут чыкканда хуҗалар йоклаган була. Аларны этләре өреп уята. 72 яшьлек хуҗа ир-ат утны үзе сүндерергә тырышып карый. Нәтиҗәдә куллары пешә. Бүген ул БСМПда дәвалана. Янгын сүндерүчеләр утны сарайдагы электр чыбыкларының төзек булмавыннан чыккан дип фаразлый. Бу турыда күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге өлкән инспекторы Артем Асеев хәбәр итә.
Фото Артем Асеевтан алынды,
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев