14 октябрьдән Татарстан Республикасы, шул исәптән Тукай районы да, цифрлы телевидениегә күчә.
Бу көннән аналог эфир телевидениесе туктатыла. Әгәр хәзерге вакытта телевизор экраннарыгызда Первый, Россия 1, НТВ, 5 Канал логотиплары янында «А» хәрефе күрәсез икән, сез бүген аналог телевидениесен карыйсыз дигән сүз. 14 октябрьдән телевизор күрсәтүдән туктамасын дисәгез, сезгә DVB-T2 стандартлы приставка алырга яисә телевизорны яңартырга туры киләчәк.
Районда 14-17 октябрь көннәрендә приставкаларны тоташтыру буенча волонтерлар эшләячәк. Алар һәр авыл җирлегендә булачак, бушлай хезмәт күрсәтәчәк. Ә инде экранда «А» хәрефе юк икән, сезнең телевизор цифрлы режимга автомат рәвештә күчәчәк.
Цифрлы телевидениегә күчкәндә сораулар туган очракта 8-800-222-87-16 номеры буенча республика кайнар линиясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Нет комментариев