Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дәрәҗәле бүләк

Хакимияттә үткән атналык киңәшмәдә район башлыгы Фаил Камаев Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкның баш хисапчысы Илсур Сафинга авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәте өчен Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.

Илсур Сафин бар гомерен авыл хуҗалыгы тармагына багышлаган кеше. Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта исә 16 елга якын баш хисапчы булып эшли. Предприятиедә эшләү дәверендә коллективта олы хөрмәт казанган кеше. Илсур Сафин коры саннар белән генә эш итеп калмый, хуҗалык белән җитәкчелек итүгә дә саллы өлеш кертә. Ул хуҗалык җитәкчесе Марат Сафинның уң кулы, кирәк чакта акыллы киңәшчесе. Хезмәттәшләре дә нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсә дә, төгәл итеп җавап бирә, берсен дә игътибарсыз калдырмый. Андыйлар турында «җаны-тәне белән үз эшенә бирелгән» диләр.
Аны хезмәттәшләре генә түгел, бар авыл халкы хөрмәт итә, ярата һәм үз итә. Чөнки Илсур Әхмәдулла улы барлык күркәм сыйфатларны үзенә туплаган. Якты йөзле, киң күңелле, юмарт һәм ярдәмчел булганга күрә яныннан кеше өзелми. Гомумән, бик төгәл, һәр эшне җиренә җиткерергә өйрәнгән, үз һөнәрегезнең чын остасы ул. 

Рөстәм Зәкиев фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев