Республика һәм район җитәкчелеге хуҗалык итүнең кече формаларына, КФХ, ЛПХларга һәрьяклап ярдәм күрсәтү максатын куя. Шушы көннәрдә Бөгелмәдә халыкның хуҗалык итүдә активлыгын күтәрү мәсьәләләре буенча Кама аръягы зонасы районнарының семинар-киңәшмәсе узды.
Безнең район делегациясе составында авыл җирлеге башлыклары һәм фермерлар барды. КФХ җитәкчеләре Минталип Миңнеханов һәм Гөлнара Никифорова – иң яхшы КФХ җитәкчесе, Боерган авылыннан Гөлүзә Минакова иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалык буларак дипломнарга лаек булды.
Нет комментариев