Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чиркәүдән төзелеш баскычларын урлаганнар

«Татарстан» совхозы поселогында төзекләндерелеп килүче «Изге Николай» чиркәвеннән төзелештә кулланыла торган баскычлар урлаганнар.

Бүгенге көндә каракларны эзләү бара. Гомумән, узган атнада урлауның дүрт очрагы буенча җинаять эше кузгатылган. Ильбухтинода яшәүче 19 яшьлек егет 40 яшьлек авылдаш хатын-кызының телефонын урлаган. Телефон Чаллыдагы бер ломбардтан табылган. «Турбина» бакчачылык ширкәтендә яшәү урыны булмаган 41 яшьлек ир-ат йортка кереп, ашамлыклар алып чыгып киткән. Шулай ук Белоус поселогында бер йорттан милек урлап чыкканнар. 
Машина йөртү таныклыгын үзе ясап йөргән Удмуртия кешесе тоткарланган. 
Нефтебаза поселогында «ВАЗ-2106» автомобилен урлап чыгып киткәннәр. 
Бу атнада да мошенниклык очрагы теркәлгән. «Автозаводец» бакчачылык ширкәтендә Яр Чаллыдан килгән 20 яшьлек хатын-кыз, хуҗалык кирәк-яраклары өчен блок төзергә ярдәм итәм дип, өлкән яшьтәге хатын-кызның акчаларын алып качкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев