Чирек гасырлык тормыш мәктәбе
Район ветераннар оешмасы рәисе Гөлфидә Гыйниятуллина белән оешма тарихына бәйле мәсьәләләр хакында сөйләшәбез. Республика ветераннар оешмасының 25 еллыгын зурлап билгеләп үттеләр. Безнең Тукай районында ветераннарның абруйлы әлеге оешмасы кайчан барлыкка килгән һәм колач җәеп эшләп киткән?
Бу сорауга кырт итеп җавап бирүе шактый четерекле булып чыкты. Районның кайбер авыл Советларында, әйтик, Иске Абдул, Бәтке, Биклән, Кнәз, Сәмәкәй авылларында сугыш һәм тыл ветераннарының активлыгы белән аларның мәнфәгатьләрен, тормыш-көнкүрешен кайгырта һәм актив, сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итә торган оешмалар үткән гасырның 70 еллар азагында ук туган. Моны шушы авылның өлкәннәре сөйләвеннән чыгып әйтә алабыз. Дәлилле документларны, җыелыш беркетмәләрен табуы читен.
Гөлфидә ханым өстәл тартмасыннан хәстәрләп саклана торган, шактый таушалган, кырыйлары саргаеп, теткәләнгән дәфтәр чыгарып: «Бөтен тарихыбыз шушы инде», - дип күрсәтте.
Кайбер өлкән кешеләр белән сөйләшеп, оешманың башланып китү чоры бераз ачыклана төште. Тукай районы 1976 елны төзелгәч, берничә ел үтүгә район ветераннары җыелышында Ватан сугышы ветераны, фронтовик, 20 елдан артык «Родина» хуҗалыгы рәисе булып эшләгән Степан Даричевны оешма башлыгы итеп сайлыйлар. Ул үз тирәсенә районның абруйлы өлкәннәрен туплап, район оешмасын төзи, аны ныгыту, авылларда ветераннар хәрәкәтен җәелдерү өчен зур тырышлык куя. Озак эшли алмый, авыруы көчәю сәбәпле, рәислектән китә. Бу җаваплы эшкә Ватан сугышында катнашкан, 10 елдан артык район прокуроры булып эшләгән Насыйх Хәйруллинны тәкъдим итә. Бу хәл 1987 елның 28 мартында була. Шул ук утырышта 10 кешедән торган президиум составы сайлана. Эш бүленеше уздырыла. Өлкәннәргә медицина хезмәте күрсәтү, хәрби-патриотик, мәдәни чаралар үткәрү, укучы яшьләр арасында тәрбия эшләре башкару, көнкүреш, сәүдә хезмәтен яхшырту буенча ныклы эш җәелдерелә. Ветераннар оешмасының эшчәнлеге нык җанлана. Сугыш ветераннары Шәех Абдуллин, Петр Полевов, Сабир Мирзаянов, Рафхат Сафин, Мөнәвир Юнысов, Зәки Гыйльманов, тыл хезмәтчәннәре Мокаттәрә Гөбәйдуллина, Хәдичә Шакировалар зур тырышлык куялар, соңрак бу эшкә Әнисә Зиннәтуллина, Хәния Газизовалар кушылып китә. Башлангыч оешмалар эшчәнлеге игътибар үзәгендә була. «Кайгырту» программасы нигезендә гаилә башлыгы сугышта һәлак булган гаиләләргә, тол калган хатыннарга ярдәм оештырыла, торак шартлары яхшыртыла, утын белән тәэмин итүгә, телефоннар кертүгә булышлык күрсәтелә. Оешманы ныклап аякка бастырганнан соң, Насыйх Хәйруллин җитәкчелек эшен 20 ел колхоз рәисе булып эшләгән, халык арасында зур абруй казанган шәхес Шамил Гыймадиевка тапшыра. Бу 1989 елның 4 феврале була. Ул эшләгән чорда илдә үзгәртеп корулар башлана. Шамил ага оешманың эш стилен халыкка тагын да якынайту ягыннан зур эш башкара, ветераннар советы әгъзаларын урыннарга беркетә. Шамил ага Гыймадиев авыл хуҗалыгында җаваплы кампанияләр чорында ветераннарның авыл эшендә ярдәм итүләренә иреште. «Кайгырту» программасы үтәлешен даими тикшереп торды. Бу эштә «Мәгариф» хуҗалыгы (Теләнче Тамак) эшчәнлеген үрнәк итеп башка хуҗалыкларга таратуга иреште. Ун ел эчендә ветераннар оешмасының абруе нык үсте. Кайбер мәсьәләләрне Шамил ага Гыймадиев район җитәкчеләре белән берлектә хәл итте.
Шамил ага Гыймадиев салган игелекле гамәлләр соңга таба оешма белән җитәкчелек иткән Рафик Ямалиев һәм аның шәкерте Гөлфидә Гыйниятуллина тарафыннан үстерелде.
Гөлфидә ханым ветераннар Советы рәисе урынбасары булып күпчелек оештыру эшләрен башкара, ә 2006 елдан бирле ветераннар һәм 2000 елдан инвалидлар оешмасын җитәкли. Ике йөкне тигез тартып, ветераннар клубларын оештыруга, хуҗалыкларда башлангыч оешмаларның эш урыннарын булдыруга, Ватан сугышында катнашучыларның һәм ветераннарның тормыш-көнкүреш шартларын яхшыртуга, аларны үзешчән сәнгатькә, спортка тартуга, истәлекле урыннарга сәяхәтләр оештыруга һәм күптөрле шундый чаралар аша өлкәннәрнең активлыгын күтәрүгә зур тырышлык куя. Яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү өчен эзлекле эш алып бара. Район һәм авыл җитәкчеләре белән тыгыз элемтәдә эшли.
- Бәйрәм уңаеннан, хөрмәтле ветераннар, барыгызны да котлыйсы килә, сәламәтлек, рух ныклыгы, күңел көрлеге, бәхетле картлык телибез, - дип изге теләкләрен белдерде әңгәмә ахырында Гөлфидә Гыйниятуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев