Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чөгендер яфрагыннан коймак пешерү ЫСУЛЫ

Чөгендернең җир асытнда калган «түше» генә түгел яфраклары да бик тәмле. Юк, аларны чи килеш ашарга кирәкми — коймак пешешергә өйрәнәбез!

Кирәк булачак:

15 зур чөгендер яфраклары

яшел суган, укроп

2-3 йомырка

тоз, борыч

4 аш кашыгы он

Камыр куе булса бераз сөт кушсагыз була

Әзерлибез:

Чөгендер яфракларын вакыитеп турыйбыз (Уртадагы каты өлешләрен алу зарур). Шулай ук вакы итеп туралган суган, укроп кушабыз.

Йомырка, тоз, борыч, он салып яхшылап тугларга кирәк.  Камыр куе булса бераз сөт кушсагыз була.

Коймакларны кызган табада көнбагыш мае белән пешерәбез.

Ашларыгыз тәмле булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев