Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чаллыда яшьтәшләрен кыйнаган һәм акча таләп иткән биш яшүсмер тоткарланган

13-15 яшьлек үсмер егетләр корбаннарыннан акча таләп иткәннәр, ә баш тарткан өчен кыйнаганнар.

Чаллыда яшьтәшләрен кыйнаган һәм алардан акча таләп иткән биш яшүсмер тоткарланган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Узган атнада бер төркем яшүсмер, кыйнау белән янап, 13 яшьлек укучыдан ике мең сум акча таләп иткән. Ачыкланганча, шул ук егетләр элегрәк 16 яшьлек үсмердән акча таләп иткән булган. Үсмер егетне кыйнаганнар, ә вакыйганы телефоннарга төшергәннәр.

Әлеге фактлар буенча җинаять эшләре кузгатылган. Тикшерүчеләр акча таләп итү буенча 13-15 яшьлек биш яшүсмерне ачыклаган.

Алар барысы да хәзер Балигъ булмаган хокук бозучыларны вакытлыча изоляцияләү үзәгендә тора.

Әлеге факт буенча тикшерү бара.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев