«Чаллы-МПК» – икътисадый терәк
«Агрокөч» холдингына керүче «Чаллы-МПК» җитештерү комплексында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән чираттагы очрашу узды. Журналистларны оешманың эшчәнлеге белән таныштырдылар.
«Агрокөч» холдингы – районның икътисадый терәге. Аның составына керүче «Чаллы-МПК» предприятиесе тәүлегенә 144 тонна, елына 50 мең тоннага якын тавык эшләнмәләре җитештерә.
Бүген биредә 800 белгеч эшли. Предприятиедә эшчәнлек алып бару өчен барлык шартлар тудырылган, алар заманча таләпләргә туры килә. Ярымфабрикатлар әзерләү буенча аерым участоклар инновацион автомат линияләре белән җиһазландырылган. Бөтен технология процесслары автоматлаштырылган. Предприятиенең үзенчәлекләренең берсе –роботлаштырылган склад. Аның гомуми сыйдырышлылыгы 300 тоннадан артык. Комплекстан көн саен 200 тоннадан артык продукция сатып алучыларга озатыла. Бүгенге көндә «Чаллы-МПК» предприятиясе 300дән артык төрле продукция җитештерә.
Очрашу барышында компаниянең 2020 елда экспорт күләмен сигез тапкыр арттырырга планлаштыруы турында да хәбәр ителде.
– 2019 елда «Агрокөч» акционерлык җәмгыте, шулай ук «Агрокөч. Чаллы-МПК» ҖЧҖ экспортны 2,5 тапкырга арттырды. «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖ продукция белән тәэмин итү темпларын – ике тапкырга. Бүген Кытай базарына сәүдә итәргә чыгу буенча аккредитация үткәрелә. Моннан тыш, БДБ илләре, аерым алганда Төрекмәнстан белән хезмәттәшлек карала. Предприятиеләребездә җитештерүнең еллык үсеше уртача 15-20 проценттан да ким түгел. Һәм, билгеле булганча, бу гади булмаган базар шартларында. Кош ите белән сәүдә итүчеләрнең күпчелеге үтеп баручы елда әлеге продукциягә ихтыяҗ тенденциясенең бераз кимүен билгеләп үтте. Ә без җитештерү күләмен арттырырга планлаштырабыз, – дип белдерде «Агрокөч» холдингы генераль директоры Светлана Барсукова.
Якынча мәгълүматларга караганда, 2019 елда «Агрокөч» АҖ кереме план нигезендә 40-45 млрд. сумга җитәчәк. Матбугат туры барышында Светлана Барсукова холдингның предприятиеләрендә һәм агрофирмаларында 9800 белгеч эшләвен дә билгеләп үтте.
Реклама кысаларында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев