Бәйрәм белән!
Бик тиздән, 2020 ел җитүен хәбәр итеп, Яңа ел сәгате сугачак. Һәм без тарихыбызның тагын бер битен ябып, яңа сәхифәсен ачачакбыз.
Узып баручы елны озатканда хәтердә уелып калган иң якты, иң шатлыклы вакыйгаларны искә алабыз. Районыбызның елдан-ел үзгәрә баруын күрәбез: яшәү өчен уңайлы шартлар тудырыла, социаль өлкә һәм инфраструктура үсә, яңа парк һәм скверлар ачыла, сәнәгать предприятиеләрендә яңа мөһим проектлар гамәлгә ашырыла. Боларның барысына да уртак тырышлыгыбыз нәтиҗәсендә ирештек. Бүген районның горурлыгы булган барлык уңышларны сезнең хезмәт һәм талантыгыз аша яуладык.
Хөрмәтле тукайлылар! Яңа ел – күңелләргә шатлык өләшүче, киләчәккә өмет һәм ышаныч уятучы иң яраткан бәйрәмебез. Якынлашып килүче 2020 ел һәркем өчен матур үзгәрешләр чоры булсын, һәр гаиләгә сәламәтлек, тынычлык, татулык, шатлык алып килсен!
Район башлыгы, Совет рәисе Фаил КАМАЕВ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев