Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәйрәм белән сезне, ил туендыручылар! 

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре! Барыгызны да чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән ихластан котлыйм.

Сезнең тырыш, тынгысыз хезмәтегез белән илдә азык-төлек муллыгы булдырыла. Икмәк – ул тормыш нигезе, безнең бүгенге муллыгыбыз һәм иртәгәсе көнгә ышаныч билгесе. Районыбыз игенчеләре бөртеклеләрне урып-җыюны яхшы күрсәткечләр белән тәмамлады – 177400 тонна ашлык җыеп алынды. Бу бер гектардан уртача 40,5 центнер уңыш дигән сүз. Тукай районында игенчелек, терлекчелек, кошчылык тармагының республикада иң эре предприятиеләре урнашкан. Барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләренең, крестьян-фермер хуҗалыкларының тырышлыгы олы мактауга лаек. 
Кадерле игенчеләребез, тер-лекчеләребез! Сезгә авыр, әмма гаять мөһим хезмәтегез өчен рәхмәтемне белдерәм, һәркемгә муллык, бәхет һәм иминлек телим! Һәр көнегез шатлык, игелек һәм яңа казанышлар белән тулып торсын! Бәйрәмнәребез мөбарәк, табыннарыбыз сыйлы булсын! Һәрберегезгә сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек, йортларыгызга бәрәкәт, эшегездә уңышлар, хәерле гомер телим. 

Район башлыгы Фаил Камаев. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев