Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бурычлыларны йортлар буйлап барлаячаклар

Бүген тукайлыларның салым буенча бурычлары (недоимка) 55 миллион сум тәшкил итә. Бу турыда атналык киңәшмәдә район финанс-бюджет палатасы рәисе Ләйсән Хуҗагалиева әйтеп үтте. Физик затларның транспорт салымы буенча 20,5 млн сум, җир салымы  буенча 8,9 млн сум бурычы бар. Билгеләп үтәргә кирәк, соңгысы тулысы белән авыл җирлеге бюджетында калырга тиешле акча. 4,4 миллион сумы – физик затларның милек салымы буенча бурычлары.

Ләйсән Хуҗагалиева 6 ай эчендә һәрбер авыл җирлегендә булган үзгәрешләргә тукталды. Транспорт салымы бурычын иң күп киметүчеләр рәтендә Иске Дөреш авыл җирлеге. Бу җирлектә әҗәт алты ай эчендә 1 миллион 127 мең сумга кимегән. Уңай динамика шулай ук Борды, Калмаш, Иштирәк җирлекләрендә күзәтелә. Биредә бурыч 34-39 процентка кимегән. Аутсайдерлар рәтендә – Теләнче Тамак. Биредә салым бурычын 7 процентка гына киметүгә ирешкәннәр. 
Җир салымына килгәндә, әҗәтне иң күп киметүчеләр өчлеген Түбән Суыксу җирлеге ача. Биредә бурычның яртысын гына калдыруга ирешкәннәр. Алга таба исемлектә Борды, Мәләкәс, Кече Шилнә җирлекләре бара. Алар булган бурычның 38 процентын җыеп алганнар. Күрсәткечләр Кнәз җирлегендә нык начар. Халык бурычның нибары 5 процентын кайтарган. Бу – түләнергә тиешле 1 миллион 131 мең сумның 54 меңе генә дигән сүз.
Милек салымы буенча бурычны иң күп киметүче – Мәләкәс авыл җирлеге. Биредә 798 мең бурычның 549 меңен кайтаруга ирешкәннәр. Аутсайдерлар рәтендә Яңа Бүләк һәм Биклән җирлекләре. Аларда әҗәт нибары 5әр процентка кимегән. Шилнәбашта да күрсәткеч начар – 8 процент кына.
Район башлыгы Фаил Камаев авыл җирлекләре башлыкларына бурычлыларны табу өчен барлык чараларны күрергә, суд приставлары белән эшләргә, әҗәтлеләрне йортлар буйлап барларга кушты. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев