Бүген Татарстанда томан, яшенле яңгыр явуы көтелә
Татарстанда эсселек бераз кими төшә, шулай да кайбер районнарда 30 градуска кадәр җылытачак әле.
10 июльдә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр явуы, хәтта яшене дә булуы ихтимал. Иртән кайбер районнарда томан төшәчәк.
Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан исәчәк, тизлеге секундына 6–11 метр, урыны белән 14 м/с кадәр көчәергә мөмкин. Яшен вакытында кыска вакытка җилнең тизлеге 15–18 м/ска кадәр җитәчәк.
Төнлә һава температурасы +14…+19 градус, көндез +21…+26 градус булачак, республиканың көнбатыш һәм көньяк районнарында +30 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе белгечләре.
Н.Туганов фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев