Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Боерган өлкәннәре картаюны белми 

Боерган авыл җирлегендә өлкәннәр көне уңаеннан «Күңел җылыңны бүләк ит» дигән акция үтте. Авыл җирлеге башлыгы Фәнис Шәйхразиев җитәкчелегендә мәдәният хезмәткәрләре, социаль хезмәткәрләр, өйләренә барып, җирлектәге 225 ветеранны өлкәннәр көне белән котлауны оештырдылар: чәчәкләр, открыткалар, күчтәнәчләр тараттылар. Бу изге эшкә үзләреннән матди ярдәм керткән җирле депутатларыбыз Фәнис Шәйхразиев, Әлфир Маннанов, Мансур Мифтахов, Рөстәм Авзаловка өлкәннәребез бик рәхмәтле булдылар. Егетләребезгә эшләрендә уңышлар, изгелекләре үзләренә меңе белән кайтуын теләделәр. 

Декада кысаларында авылыбызга район ветераннар һәм инвалидлар иҗтимагый оешмасы рәисе Галимҗан Зарипов та килде. Ул җирлек башлыгы белән берлектә Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Рафис Галиевны бәйрәм белән котлады. Кунакларга, авылдашларга Рафис абый белән Мәүлидә апа бик рәхмәтле булдылар.
Октябрь аенда шулай ук авылыбызның хөрмәтле кешесе, ветеран табибә Маһинур апа Шәйхетдинова җитәк-челегендә «Сәламәтлек» фитнес-клубы яңа уку елын башлап җибәрде. Бу клубта ветераннарыбыз физкультура белән шөгыльләнәләр, халык медицинасыннан файдаланырга өйрәнәләр, матурлык серләренә төшенәләр. Маһинур апа һәркемгә ярдәм итә, эше белән дә, тәмле теле белән дә. Фитнес-клубның иң актив әгъзалары Бибинур Хәмәтова, Флүзә Сәлимова, Гөлфия Шамилова, Филига Минһаҗева районда өлкәннәр өчен уздырылган спартакиада да актив катнаштылар. Төз ату ярышларында Гөлфия Шамилова белән Филига Минһаҗева район дәрәҗәсендә икенче, өченче урыннарны яуладылар. 
Быелгы көзнең бөтен матурлыгы, байлыгы һәр-даим күзгә ташлана. Урманга менсәң гөмбәсе, бакчага керсәң алмасы, бәрәңгесе шаккатмалы, чәчәкләре күз явын алырдай. Алтын көзгә хозурланып, өлкәннәребез белән бергәләп тирә-ягыбызга күз салырга да вакыт таптык.
«Акчарлак» мәдәни ял үзәге каршында эшләп килүче «Яран гөл» фольклор коллективы (җитәкчесе Рәхилә Фәттахова) Таулар авылында алма җыю өмәсе уздырды. Авылның уңган умартачысы Рамил Гыйльметдинов хуҗалыгы бу көнне уен-җырга, шат авазларга күмелде, җырлый-җырлый алма җыючы апа-абыйларыбызның осталыклары соклангыч иде! Көзен урманга бер барып кайтуың ни тора. Социаль хезмәткәрләр үзләре тәрбияләгән өлкәннәр белән урманга экскурсия ясадылар: гөмбә, балан, гөлҗимеш җыйдылар. Яфраклардан матур букетлар ясадылар. Көзнең матурлыгы, урманның серлелеге искиткеч иде. 
Ункөнлектә генә түгел, ветераннар, инвалидлар һәм волонтерлар оешмасы ел дәвамында да бу эшләрне даими алып бара. 
Нәкъ җырдагыча, өлкәннәребез картаюны белми матур яши!

Флүзә Сәлимова, Боерган башлангыч ветераннар оешмасы рәисе.
/ Фотолар Ф. Сәлимовадан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев