Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Белгечләр тилчә авыруы уңаеннан кабат кисәтә

Күрше республикада тилчә (ящур) чире табылу турында газетабызның алдагы саннарында хәбәр иткән идек. Татарстанда вирус барлыкка килмәсен һәм таралмасын өчен профилактик чаралар үткәрелде. Шулай да ветеринария белгечләре бу куркыныч йогышлы чиргә киртә кую өчен терлекчелектә эшләгән кешеләрне игътибарлы булырга өнди. Вирус 100 төрдән артык авыл хуҗалыгы һәм кыргый хайваннарда (мөгезле...

Күрше республикада тилчә (ящур) чире табылу турында газетабызның алдагы саннарында хәбәр иткән идек. Татарстанда вирус барлыкка килмәсен һәм таралмасын өчен профилактик чаралар үткәрелде. Шулай да ветеринария белгечләре бу куркыныч йогышлы чиргә киртә кую өчен терлекчелектә эшләгән кешеләрне игътибарлы булырга өнди. Вирус 100 төрдән артык авыл хуҗалыгы һәм кыргый хайваннарда (мөгезле эре һәм вак терлек, дуңгыз, поши һәм башкалар арасында) барлыкка килергә мөмкин.

ТР буенча Россельхознадзор идарәсенең баш дәүләт инспекторы Александр Литвинов хәбәр итүенчә, авыл хуҗалыгында вирус күпчелек очракта мөгезле эре терлек өчен куркыныч. Тилчә чиренең төп билгеләре: бизгәк тоту (лихорадка), селәгәй агу, авыру малның аппетиты кимү, ул аксый башлый, авыз тирәсендәге лайлалы тышчаларында һәм тояк янындагы тиредә кабарчыклы тимгелләр барлыкка килә.

Дуңгызларда да вирус еш очрый. Тилчә чире белән зарарланган дуңгыз балаларының 60-100 проценты беренче көннәрне үк үлә. Сарык һәм кәҗәләр арасында бу авыру чагыштырмача сирәгрәк очрый һәм җиңелрәк кичерелә.

Россиядә тилчә авыруын булдырмас өчен махсус чаралар күрелә, эпизоотик күзәтүләр оештырыла, профилактик вакцинацияләү үткәрелә. Чир таралуга юл куймас өчен вирус йоктырган хайваннар юк ителә һәм түшкәләре яндырыла, малларның барлык калдыклары, шул исәптән, азыклары да яндырыла, карантин чаралар уздырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев