Күзкәйдә «Өчпочмаклы солдат хатлары» кичәсе үтте
Күзкәй китапханәсендә хис-тойгыларга, хатирәләргә бай кичә булды. Ул авылыбызның мәшһүр заты: ветеран-укытучы, Татарстан Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы, уналты китап авторы Галимҗан ага Вәлиевның шул исемдәге китабына нигезләнеп уздырылды. Ул китапта яу кырында геройларча һәлак булган, шулай ук җиңү яулап, туган авылына кайтып, сугыш җимерекләрен тергезү, колхозны үстерүдә эшләп, җирдә матур...