Һәр тукайлы зур этнографик диктантта белемнәрен тикшерә ала
Халык бердәмлеге көне уңаеннан, 3 ноябрьдә, Россиянең һәр регионында зур этнографик диктант уздырыла. Бу елдан ул халыкара масштабта үткәрелә, ягъни чит илдәгеләр дә үз белемнәрен тикшерә алачак. Беренче тапкыр этнографик диктантны россиялеләр былтыр язды. Диктант эшендә теләгән һәр кеше катнаша ала. Тукайлылар Чаллы шәһәрендәге мәйданчыкка килә ала. Махсус урын -...
Халык бердәмлеге көне уңаеннан, 3 ноябрьдә, Россиянең һәр регионында зур этнографик диктант уздырыла. Бу елдан ул халыкара масштабта үткәрелә, ягъни чит илдәгеләр дә үз белемнәрен тикшерә алачак. Беренче тапкыр этнографик диктантны россиялеләр былтыр язды.
Диктант эшендә теләгән һәр кеше катнаша ала. Тукайлылар Чаллы шәһәрендәге мәйданчыкка килә ала. Махсус урын - Мулланур Вахитов исемендәге 2нче татар гимназиясе (Ак. Королев урамы, 20 йорт). Гимназия директоры Фирдүсә Әюпова:
- Без диктант уздыру өчен махсус кабинет әзерлибез, уңайлы шартлар тудырабыз, ә оештыру, үткәрү эшләре белән «Чишмә» халыклар дуслыгы йорты шөгыльләнә, - диде.
Диктантта катнашырга теләгән кешеләр теркәлү узарга тиеш, моның өчен miretno.ru сайтына керергә, яисә 34-62-41 телефоны аша турыдан-туры «Чишмә» йортына шалтыратырга кирәк. Оештыручылар әйткәнчә, зур этнографик диктант тест формасында узачак, катнашучыларга 9.00 сәгатькә 2нче гимназиягә килергә кирәк. Диктантның башлану вакыты 10.00 сәгатьтә. Тест эшләү өчен 45 минут вакыт каралган, сораулар әлегә билгеле түгел.
Диктантта шулай ук он-лайн режимында да катнашып була. Ул 3 ноябрьдә 10.00 сәгатьтә башлана һәм 5 ноябрь 23.29 сәгатькә кадәр дәвам итә. Шушы вакыт эчендә теләгән һәр кеше үз белемен тикшерә ала. Диктант нәтиҗәләре исә 12 декабрь көнне билгеле булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев