«Җинаятьчеләрне тоткарлаганда һәлак булган әтием өчен икеләтә җаваплылык тоеп эшлим»
Батырлык ордены иясе Айдар Биктимеровның барча туганнары аның белән горурланып яши Бүген без 1990-1995 елларны Тукай районының Эчке эшләр бүлегендә эшләгән, хезмәт вазифаларын үтәгән вакытта һәлак булган, өлкән участок инспекторы, өлкән лейтенант, үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән Айдар Гайнемөхәммәт улы Биктимеровны искә алабыз.
«Айдарым минем... Сиңа язган хатларымны гел шулай башлый идем. Айдарым минем... Салкын таштагы сурәтеңдә синең җаның күренми, карашың да синекенә ошамаган. Башкалар өчен син мәңгелеккә ташта калган герой, ә минем өчен өзелеп яраткан ирем», - дип яза Фирүзә Биктимерова. Хезмәттәшләре Айдарны батыр, максатчан, җитди, һөнәренә тугрылыклы дип искә ала. Ә якыннары, туганнары өчен нинди кеше булган ул? Айдар Биктимеров намуслы, кыю хезмәткәр генә түгел, әти-әнисе өчен газиз бала, сеңлесенә бердәнбер абый, хатынына ышанычлы тормыш иптәше, балаларына кадерле әти булган бит.
Айдар 1968 елның 7 февралендә районыбызның Сәмәкәй авылында Гайнемөхәммәт һәм Фәрүзә Биктимеровлар гаиләсендә беренче бала булып туган. Сеңлесе Айсылу Габдрахманова абыйсы турында хатирәләре белән уртаклаша:
- «Апаем» дип кенә эндәшә иде, гел җитәкләшеп йөрдек, ул янымда булганда, мин беркемнән дә курыкмый идем. Кышын чишмәгә төшкәндә, чанага бидон өстенә утыртып алып бара иде. Эш эшләтмәскә тырышты, җәлләде. «Син чөгендер басуына йөрмә инде интегеп, чәй кайнатып көтеп торырсың», - дип мине өйдә калдыра иде. Китап укырга бик яратты, Сәмәкәй китапханәсендә укымаган китабы калмагандыр. Мәктәптә Н. Фәттахның «Итил суы ака торур» романын өйрәнгәндә, татар теле укытучысы: «Абыең бу китапны бер көндә укып чыкты, ә син озак укыйсың», - дип шелтәләгәне истә калган. Техниканы ярата иде, «М-106» мотоциклын көненә бер-ике тапкыр сүтеп җыя иде. Җәйге каникулларда комбайнчы ярдәмчесе булып эшләде, акчасын җыеп, фотоаппарат сатып алды. Авылда без беренчеләрдән булып кассеталы магнитофон алдык, кичен шуны күтәреп бик хәтәр генә чыгып китә иде.
Шул кичке чыгуларның берсендә Айдар Минзәлә районы Хуҗамәт авылыннан килгән Фирүзә исемле кыз белән таныша, очраша башлыйлар. Армиягә киткәндә Фирүзә аны озатып кала, хат алышалар. 1987-1989 елларда Ангарск шәһәрендә Эчке гаскәрләрдә хезмәт итә. Кайткач, 1990 елны, Айдар Биктимеров Тукай районы Эчке эшләр бүлегенә участок вакәләтлесе булып урнаша, Фирүзә белән гаилә коралар, башта кызлары, ике ел аерма белән уллары туа. Балаларының исемнәрен дә әтисенекенә ошатып сайлаганнар - Айгөл һәм Айнур. «Ир-атларча җитди, таләпчән булу белән беррәттән Айдар кайвакыт малайларча шук иде. Матур җәйге көн исемдә калды. Кура җиләге җитешкән чор. Җиләкне ашамый торыгыз әле, кайнатма ясарлык җыелсын, дип өйдәгеләрнең барысын да кисәтеп куйдым. Берзаман тәрәзәгә күзем төшсә - озын буйлы, олы гәүдәле Айдарым куаклар арасына бөгелеп утырган да, ашыга-ашыга, як-ягына каранып, җиләк ашый. Минем йодрык белән янаганны күрше күреп алды. «Участковыйны чакырыгыз», - дигән киңәш биреп, рәхәтләнеп көлгән иде бездән», - дип яза Фирүзә Биктимерова.
Якыннары, туганнары Айдарны гаделлек, дөреслек яратучы, әйтәсе сүзен кешенең йөзенә бәреп әйтүче, шул ук вакыта ярдәмчел, мәрхәмәтле буларак тасвирлыйлар. Әти-әнисен дә хөрмәтләгән, балалары өчен дә өзелеп торган. Кызы Айгөл әтисенең бүләк иткән аю уенчыгын әле һаман да кадерләп саклый.
1995 елның 21 апрелендә төнге тынлыкны телефон шалтыравы боза. Сәет авылында баздан бәрәңге урлаганнар дигән хәбәр килә. Төнге чакыруларга күнеккән участковый гадәтләнгәнчә, өйдәгеләрне уятмас өчен, утларны кабызмыйча гына җыенып чыгып китә. Кыю, батыр йөрәкле кеше булган Айдар Биктимеров. Алай булмаса, төн уртасында юл читендә торган «КАМАЗ» машинасы янындагы өч ир-ат каршына берүзе чыгып басмас иде. Аракы белән күзләре томаланган җинаятьчеләр каршылык күрсәткәннәр, берсенең кулында монтировка булган... «Айдарым минем! Исеңдәме, икебез генә төнлә машинада кайтып барган чагыбыз? Тау башына мендек. Аста - утлар гына күренә. Ә без синең белән гүя башка дөньядан килгән чиксез куәтле затлар, өстән карап торабыз. Шул чакта әйткән сүзләрең мәңгегә күңелемдә уелып калды: «Әгәр мин үлсәм, кияүгә чыкма. Миңа бит өстән барысы да күренәчәк», - дидең. «Ярар», - дип җавап бирдем мин» (Фирүзә Биктимерова язмаларыннан). 27 яшендә Айдар Биктимеровның гомере өзелә. Аның үлемендә гаепле җинаятьчеләр җәза алды. Фирүзә Фазылхановна Айдарын югалткач, үзе дә район Эчке эшләр бүлегенә эшкә урнаша, 15 ел хезмәт итә, хәзер мәктәптә укытучы булып эшли. Балаларына тиешле тәрбия биргән Фирүзә Биктимерова. Айгөл югары уку йортын тамамлаган, махсус автомобильләр заводында эшли, аның 3 яшьлек кызы - Адилә үсеп килә. Айнур 2015 елдан Тукай районы тикшерү бүлегендә эшли, бүгенге көндә тикшерүче, юстиция лейтенанты, 2017 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча югары күрсәткечләр өчен грамота белән бүләкләнгән. Ике ел эчендә 29 эш тикшереп, судка җибәргән.
- Һөнәремне уйлап сайладым. 9-11 сыйныфларда махсус «Калкан» лицеенда укыдым, соңыннан КФУның юридик факультетын тәмамладым, армиядә хезмәт итеп кайттым. Мин өстемдә зур җаваплылык икәнен аңлап эшлим, - ди Айнур Биктимеров.
Тукай районы Эчке эшләр бүлегенең бинасында мемориаль стенд ачылган, музей бүлмәсендә Айдар Биктимеровның кайбер шәхси әйберләре саклана, аның хезмәте турында мәгълүмат тупланган. Ел саен 22 апрель көнендә Сәмәкәйдә Биктимеровның истәлегенә багышланган чаралар уздырыла, хезмәттәшләре Айдарның туганнары белән очраша. Сеңлесе Айсылу Габдрахманова әйтүенчә, әниләре Фәрүзә апа бик көтеп ала торган булган бу очрашуларны, бергәләшеп әзерләгәннәр, Коръән ашларын уздырганнар. Быел Фәрүзә апаның сәламәтлеге бик үк яхшы булмаса да, елдагыча апрель аенда мул өстәлләр белән кунакларны каршы алганнар. Кызганычка каршы, Фәрүзә апа бу юлы Айдарның хезмәттәшләре белән соңгы тапкыр очрашкан, май аенда ул вафат булган. Айдар Биктимеровның торган йортында мемориаль такта урнаштырылган, Сәмәкәйдә аның исеме белән аталган урам бар. ТР Эчке эшләр министрлыгы карары нигезендә Айдар Гайнемөхәммәт улы Биктимеров мәңгелеккә Тукай районының Эчке эшләр бүлегендәге шәхси состав исемлегенә кертелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев