Якты юл
  • Рус Тат
  • Бакча йортында янгын

    4 апрель көнне «Дизелист» бакчачылык ширкәтендә бакча йорты янды.

    Ут даими кабатлана торган сәбәп – төтен торбасының дөрес монтажланмавы, ягъни түбә такталарына якын урнашуы аркасында чыга. Йортның хуҗасы 74 яшьлек ир-ат. Ул көнне бакчага аның улы килгән була. Өй эчендә төтен чыкканны күргәч, ул күршеләренә янгын сүндерүчеләрне чакырырга кушып, үзе сүндерә башлый. Шактый зыян килсә дә, йорт үзе әлеге ир-атның көче һәм тырышлыгы белән сакланып кала. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: