Якты юл
  • Рус Тат
  • Айгөл Әхмәтгалиеваның “Елама, Сәрвиназ!” хикәясеннән өзек

    Игътибарыгызга Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче Айгөл Әхмәтгалиеваның "Елама, Сәрвиназ!" дип аталган хикәясеннән өзек тәкъдим итәбез. "Нәкъ шундый ук гадәти көн иде. Гадәти. Көндез ап-аек булып, туры атлап чыгып киткән ата кеше кичкә тагын кемдәдер сыйланып кайтты. - Баскыч буен көрәмәгәнсең. Сүз җебенең болай башлануы хәерлегә түгел икәнен әнкәсе дә,...

    Игътибарыгызга Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче Айгөл Әхмәтгалиеваның "Елама, Сәрвиназ!" дип аталган хикәясеннән өзек тәкъдим итәбез.

    "Нәкъ шундый ук гадәти көн иде. Гадәти. Көндез ап-аек булып, туры атлап чыгып киткән ата кеше кичкә тагын кемдәдер сыйланып кайтты.

    - Баскыч буен көрәмәгәнсең.

    Сүз җебенең болай башлануы хәерлегә түгел икәнен әнкәсе дә, Сәрвиназ да бик яхшы белә. Тавыш куптарыр, бәйләнер өчен һәрвакыт ниндидер сәбәп кирәк.

    - Нәрсә, хәзер минем белән сөйләшүче дә юкмы әллә? - Ата кешенең тавышы бөердән чыга иде.

    - Көри торасың, ява тора. Көн буе буран котыра бит бүген. - Зәкия артсыз урындыкка тас куеп, кер юып маташкан җиреннән башын күтәрмичә генә җавап кайтарды.

    Өстәл артында бәрәңге турап утырган Сәрвиназ эндәшмәде. Тешләрен дә, пычак сабын да ныграк кысып, эшен дәвам итте.

    - Үсеп җиткәч, әти кирәкми, шулаймы? Нәрсә утын пүләнедәй катып утырасың? - Ишек төбендәге мичкә тотына-тотына, алпан-тилпән киез итеген салырга иелгән Гариф сөрлегеп китте. - Тор, атаңның итеген салдыр!

    Зәкия юеш кулын халат итәгенә сөртә-сөртә, ир кисәгенә ярдәмгә ашыкты.

    - Сиңа әйттеммени? - Гариф башындагы бүреген идәнгә томырып, хатынына акаеп карады.

    - Алла бәндәсе, сиңа кем салдырса да ярамыймыни? - Зәкиянең дә сабыр савыты тулышып килә иде. - Җитеп беткән кызыңнан да оялмыйсың ичмаса, адәм гыйбрәте!

    Хатын сүзен әйтеп бетерә алмады, ирнең кизәнеп торып сугуыннан сыгылып төште, борыныннан кан китте. Сәрвиназ исә таш сын кебек керфек какмый әтисенә төбәлде.

    - Көне буе... икәүләп өстерәлеп йөриләр дә... Кара син аны, миңа каршы килеп маташалар ишшу... Ике праститутка, сөйрәлчек... - Гариф ниндидер канәгать чырай белән аркасын мичкә терәп, идәнгә сузылып утырды.

    Сәрвиназ өстенә шакшы су коелгандай, бөрешеп калды. Ата кеше авызыннан яңгыраган сүзләр аның садә җанына ук кебек кадалды. Бу дөньяның пычраклыгыннан, бөтен мәшәкатьләреннән бердәнбер котылу чарасы табып сыенгандай, кулындагы пычакны күкрәгенә кысты. Тастымал белән йөзен сөртеп маташкан ана коты очып кызына томырылды.

    - Бар, кызым, әйберләреңне җыештыр. Ашау кайгысы булмас монда, тагын белый гәрәчкесе кузгалса... - Ана, мөмкин кадәр сабыр булырга тырышып, кызын өстәл артыннан торгызды. - Бәрәңге кабыгын сыер алдына гына салып кер, балам. - Аннан, бәласеннән баш-аяк дигәндәй, агач саплы пычакны кулындагы чүпрәккә төреп, шкаф тартмасына яшерде.

    Сәрвиназ идәндә җәйрәп утырган әтисенә нәфрәт тулы караш ташлады да иске пәлтәсен җилкәсенә салып, өйалдына атлады."

    Хикәя белән тулысынча "Якты юл" газетасында танышырга мөмкин булачак. Беренче өлеш бу атнаның җомга санында дөнья күрәчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: