30 майда Татарстанда яңгыр һәм +21 градуска кадәр җылы булуы көтелә
Яңалыклар

30 майда Татарстанда яңгыр һәм +21 градуска кадәр җылы булуы көтелә

Бүген, 30 майда республикада язучан-болытлы һава торышы сакланачак.

Көн дәвамында урыны белән аз гына яңгыр явуы көтелә. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан булуы ихтимал дип кисәтә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе белгечләре.

Җил көньяк, көньяк-көнчыгыштан, аннары төньяк-көнчыгышка үзгәрәчәк, тизлеге 3–8 м/с, көндез урыны белән 12 м/с кадәр көчәюе мөмкин.

Температура төнлә +2…+7 °C булса, көндез +16…+21 градуска кадәр күтәреләчәк.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев