Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2019 ел ничек истә калды?

2019 ел ничек истә калды?

Ирина Гарипова, 
авыл хуҗалыгы идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы:

– Агымдагы ел районыбызда игенчелек, терлекчелек, үсемлекчелек тармагында ирешелгән уңышлар белән истә калачак. Терлекчелек өлкәсендә байтак эшләр башкарылды. «Ярыш», «Гигант», «Ирек» хуҗалыкларында сыерлар тотыла торган биналарда саву заллары яңартылды. Инвестицион проектлар буенча 117 млн сумлык эш башкарылды: «Ирек» хуҗалыгында саву залы һәм сөт блоклары булган сыерлар торагы төзелде, «Миңнехуҗин» крестьян-фермер хуҗалыгында бу эш дәвам итә. Сөт җитештерү күләмен арттыру максатыннан районга чит илдән «гольштино-фриз» токымлы 512 сыер кайтарылды.
Ит җитештерү буенча да күрсәткечләребез югары – тере авырлыкта 138 мең тонна терлек ите җитештерелде. Бу юнәлештә «Чаллы-Бройлер», «Кама-Бекон» һәм «Феникс» ҖЧҖләрнең өлеше бәяләп бетергесез. Район җирлегендә 17 меңнән артык шәхси ярдәмче хуҗалык, 79 крестьян-фермер хуҗалыгы теркәлгән. Районда җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясенең өчтән бере алар өлешенә туры килә. Шәхси ярдәмче хуҗалыклар сөт җитештерү юнәлешендә 18 миниферма төзеделәр һәм аларда 76 баш сыер малы өстәлде. 
Яңа гына эшли башлаган крестьян-фермер хуҗалыклары, гаилә фермалары, кооперативлар 50 млн сумга якын дәүләт гранты алды.
Районыбыз үсемлекчелек тармагы буенча да югары уңышларга иреште. Быел һава торышының үзенчәлекле булуына карамастан, бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 43,4 мең центнер уңыш җыеп алдык һәм дәүләт амбарларына 175,3 мең тонна иген салуга ирештек. Икенче икмәк уңышы да мулдан булды – 7,7 мең тонна бәрәңге җыеп алдык. Татлы тамыр буенча да күрсәткечләребез яхшы, барлыгы 155,8 мең тонна шикәр чөгендере җыелды. Тупас һәм сусыл мал азыгы хәзерләү буенча да бик уңышлы ел булды – бер баш малга елына 38,8 центнер мал азыгы туры килә. 
Гомумән алганда, хезмәт елы тотрыклы булуы һәм аерым тармакларда зур уңышларга ирешүебез белән сөендерә. Шәхси тормышыма килгәндә исә, олы кызым «бик яхшы» билгеләренә генә техникум тәмамлап югары уку йортына керде. Кече кызым сигезенче сыйныфта бик яхшы укый. Тыйнак, әдәпле кызлар тәрбияләвемә бик сөенәм. Барчабызга да сәламәтлек, балалар сөенече, тормышыбызда һәм эшебездә тотрыклылык телим. 

 

Эльвира Абдуллина, 
«Якты юл» газетасы журналисты:

– Узып баручы ел истәлекле вакыйгаларга бай булды. Беренчедән, Тукай районы бөртеклеләрнең тулаем җыемы буенча беренче тапкыр республика күләмендә лидер булды. Аграр журналист буларак, мондый тарихи вакыйганың шаһиты булуым минем өчен зур горурлык. Район башлыгы Фаил Камаев җитәкләгән делегация башкалабыз Казанда булып кайттык. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көнендә тукайлыларны бик зурладылар. Икенчедән, РФ Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, ТР Икътисад министрлыгы үткәргән дәрәҗәле бәйгедә катнашу бәхетенә ирештем. Хезмәтеңне күреп, билгеләп үтүләре нини зур шатлык бит.
Гаилә турында сөйләсәк, быел улым белән кызым беренче сыйныфка укырга керде. Бик нык борчылган идек, әмма юкка булып чыкты. Алар мәктәпкә тиз ияләштеләр, белем сукмагыннан матур гына атлап киттеләр. Әти-әниемә зур рәхмәт! Бу мөһим чорда гел янәшәдә булдылар. Барлык авырлыкларны бергә җиңдек. Яңа елда да шушы бәхетебез кителмәсен. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев