Тукай районы тег белән яңалыклар
-
«Ярыш» хуҗалыгында печән әзерләү тәмамланды
Бүген район хуҗалыкларында актив рәвештә терлек азыгы әзерләү эше бара. Эссе, явым-төшемсез көннәр чабылган үләнне киптерергә һәм тиз арада җыеп алырга мөмкинлек бирә. Гомумән, 3 июль иртәсенә район буенча кышлыкка терлекләр өчен 5711 тонна печән, 8437 тонна сенаж әзерләнгән, бу бер баш шартлы терлеккә 4,1 центнер азык дигән сүз.
-
«РИТЭК» җәмгыяте юл ремонтына ярдәм күрсәтте
Кече Шилнә авыл җирлегенә «РИТЭК» акционерлык җәмгыяте барлыгы 40 миллион сум күләмендә матди ярдәм күрсәтте.
-
Кече Шилнәдә балалар бакчасына капиталь ремонт ясала
Үз эшчәнлеген Тукай районы территориясендә дә алып баручы «РИТЭК» акционерлык җәмгыяте күрсәткән матди ярдәм хисабына районда берничә объектка ремонт эшләре үткәреләчәк.
-
Генадий Харитонов Кече Шилнә авыл җирлеге башлыгы вазифасыннан китте
Атналык киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев Кече Шилнә авыл җирлеге башлыгы Генадий Харитоновның, үз вазифаларыннан баш тартып, гариза язуы хакында хәбәр итте.
-
Каләме тутыкмас журналист, безнең яраткан остазыбыз
– Биредә Заһидә Нәбиуллина утыра иде, эшлиме әле ул? Хат алып килгән идем, – диеп, редакциягә әле бүген дә еш килеп керәләр. – Юк инде, Заһидә апа хәзер Күзкәйдә, – дигәч, телефонын сорап алалар, хәлләрен белешәләр. «Менә ике генә җөмлә язып алып килә, я булмаса, почтадан җибәрә идек, шуннан кәнфит ясап, шундый зур һәм матур мәкалә итеп чыгара иде, – дип сөйләп китәләр аннары.
-
Районда өстәмә сайлаулар узачак
Кече Шилнә авыл җирлегенең биш депутаты, үз вәкаләтләреннән баш тартып, депутатлык мандатын тапшыру турында гариза язды. Хәзерге вакытта, барлыгы ун депутатның ярты составы булмагач, җирлек советы устав үзгәртү кебек зур мәсьәләләрне карый алмый. Депутатлар исә өстәмә сайлауларда сайланачак.
-
Аграрийларга ун көн эчендә күпьеллык үләннәрне чабып бетерү бурычы куела
Бүгенге көнгә районда чүп үләннәренә каршы 48,3 мең гектар, төрле авыруларга – 6,2 мең гектар һәм корткычларга каршы 2,1 мең гектар җир эшкәртелгән. Яфрактан тукландыру эше 2,5 мең гектар мәйданда, тамырдан тукландыру 9,2 мең гектарда башкарылган.
-
Тукайлыларны депутат кабул итә
22 июньдә, җомга көнне, тукайлыларны шәхси сораулар белән ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов кабул итә.
-
Сабан туе бәйрәме бар райондашларны үзенә җыйды
Шаулап-гөрләп 2018 елның да район Сабан туе узып китте. Әйтергә кирәк, бик күңелле, оешкан төстә үтте милли бәйрәмебез. Сабантуй тәмамлангач та, әле күпләр килеп оештыручыларга рәхмәтләрен әйттеләр, редакция хезмәткәрләре янына килеп тә, рәхмәтебезне газета аша җиткерегез әле, диючеләр булды. Райондашларның һәм килгән кунакларның бәхетенә, һава торышы да бик уңай торды – Сабантуй озак көтелгән җылы көннәрне алып килде. Халык Кызыл Байрак авылы аланында рәхәтләнеп күңел ачты, уеннарда, конкурсларда, спорт чараларында катнашты.
-
Фаил Камаев район Сабан туен оештыруда катнашкан һәркемгә рәхмәтен белдерде
Атналык дүшәмбе киңәшмәсендә башкарма комитет җитәкчесе Фаил Камаев район Сабан туен оештыруда һәм үткәрүдә катнашкан, ярдәм иткән тукайлыларга ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде.
-
Иске Җирекле авылында 140 балага исәпләнгән балалар бакчасы сафка басачак
Сөенечле вакыйга – сабыйлар өчен яңа балалар бакчасы тиздән районыбызның Иске Җирекле авылында да булачак. Биредә, республика программасы кысаларында, 140 сабыйга исәпләнгән балалар бакчасы сафка басачак. Район төзелеш, архитектура һәм яшәешне тәэмин итү бүлегендә әйтүләренчә, киләсе елга тагын бер җирлектә әлеге программа буенча яңа балалар бакчасы төзү планлаштырыла.
-
WorldSkillsRussia – 2018 чемпионатында татарстанлылар сынатмады
Башкалабыз Казанда узган VI WorldSkills Russia – 2018 милли чемпионатының финалында Татарстаннан Дина Сагыйтова «Экскурсия хезмәтен оештыру» компетенциясендә алтын медаль яулады.
-
Марат Әхмәтов: «Сөт бәясе җәй азагына кадәр төшәчәк, сентябрьдән халыктан сатып алу бәясе күтәрелә башлар дип көтелә»
ТР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов эш сәфәре белән районга килде. Визитының беренче өлешендә ул вертолеттан район басуларының торышын бәяләде. Аннары Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесенең Останково авылы янындагы мәйданчыгында район җитәкчелеге, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, предприятиеләр, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре белән очрашты.
-
Газетаның чыгу көннәре үзгәрә
Россия көне һәм Ураза бәйрәме уңаеннан район газетасының чыгу көннәрендә үзгәрешләр бар.
-
Шәфкатьлелек бизи кешене
Россия Президенты Указы нигезендә 2018 ел Россиядә волонтёрлар елы итеп игълан ителгән иде. Волонтерлар эшендә төп юнәлеш – кешегә ярдәм итү, игелек кылу.