Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кече Шилнәдә балалар бакчасына капиталь ремонт ясала

Үз эшчәнлеген Тукай районы территориясендә дә алып баручы «РИТЭК» акционерлык җәмгыяте күрсәткән матди ярдәм хисабына районда берничә объектка ремонт эшләре үткәреләчәк.

Кече Шилнә авылындагы «Колосок» балалар бакчасы бинасы 1986 елда төзелгән. Шул вакыт эчендә биредә бары тик косметик ремонт эшләре генә башкарылган. Бакча мөдире Алия Вилданова әйткәнчә, бина бик нык тузган, күптән яхшы ремонт кирәк булган.
Балалар бакчасына капиталь ремонт ясау өчен барлыгы 15 миллион 200 мең сум акча каралган. Шушы суммага биредә түбә алыштырылачак, фасад яңартылачак, эчке инженерлык челтәре, җылыту системасы тулысынча ремонтланачак һәм башка бик күп эшләр башкарылачак. Бүгенге көндә төзекләндерүне башлап җибәрүгә әзерлек эшләре бара. Бакчаның ремонт чорына ябылу-ябылмавы әлегә хәл ителмәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: капиталь ремонт РИТЭК Тукай районы Кече Шилнә авыл җирлеге Кече Шилнә