Капиталь ремонт тег белән яңалыклар
-
Кече Шилнәдә балалар бакчасына капиталь ремонт ясала
Үз эшчәнлеген Тукай районы территориясендә дә алып баручы «РИТЭК» акционерлык җәмгыяте күрсәткән матди ярдәм хисабына районда берничә объектка ремонт эшләре үткәреләчәк.
-
Белем учакларын төзекләндерәләр
Бу көннәрдә капиталь ремонт программасына кергән мәктәпләрдә төзекләндерү эшләре башланды. Республикада эшләп килүче әлеге программа кысаларында быел районның Круглое Поле, Иске Абдул, Теләнче Тамак һәм Биклән мәктәпләре яңартылачак. Бу максатка республика бюджетыннан барлыгы 48 млн 271 мең 263 сум акча билгеләнгән.
-
Йортлар төзекләндерелә
Бүген районда күпфатирлы 14 йортта капиталь ремонт бара. Район төзелеш, архитектура һәм яшәешне тәэмин итү бүлеге мәгълүматларыннан күренгәнчә, эшләрнең күпчелек өлеше башкарылган инде. Новотроицкоеда, Комсомолецта, Шилнәбашта, Круглое Поледа, Нефтебаза поселогында, Кече Шилнәдә, Теләнче Тамакта, Иштирәктә - берешәр, "Татарстан" совхозы поселогында, Бәткедә, Яңа поселогында икешәр йорт төзекләндерелә. Объектларда "Автостройинком", "Диалог", "Гарант-Плюс"...
-
Мәктәптәге ремонт – ата-аналар күзәтүендә
Республикада быел мәктәпләрдә капиталь ремонт программасы тормышка ашырыла башлады, 2012-2014 елларда 787 уку йортын төзекләндерү планлаштырыла. Быел программага 154 белем учагы кертелгән. Хәзерге вакытта районда Яңа поселогы, Бәтке мәктәпләрендә әлеге программа буенча яңарту, ремонтлау эшләре тулы куәткә бара.
-
Тотылган акчаның һәр тиене күз алдында булырга тиеш
Тиздән Татарстанда 30 ел һәм аннан элегрәк төзелгән мәктәпләрне капиталь ремонтлый башлаячаклар. Президент программасына кергән 787 мәктәпнең быел 154е һәм өстәмә программа нигезендә 42 тернәкләндерү мәктәбенең 16сы төзекләндерелергә тиеш. Ремонт эшләренә быел барысы 2 миллиард сумга якын акча бүленә. Финанс ягыннан хокук бозулар булмасын өчен, республика хакимияте әлеге социаль проектны...
-
Подряд оешмалары сайлана
8 февральдә сәгать 10.00да район хакимияте бинасында (адресы: Яр Чаллы шәһәре, М. Җәлил проспекты, 46нчы йорт) күпкатлы йортларда капиталь ремонт эшләрен башкаруга подряд оешмасын сайлау үтә. Капиталь ремонт үткәреләсе йортлар исемлеге районның www.tukay.tatar.ru сайтында күрсәтелгән. Сайлауда катнашу өчен гаризалар 8 февральгә кадәр Яр Чаллы шәһәре, М. Җәлил проспекты, 46нчы йорт...