Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тотылган акчаның һәр тиене күз алдында булырга тиеш

Тиздән Татарстанда 30 ел һәм аннан элегрәк төзелгән мәктәпләрне капиталь ремонтлый башлаячаклар. Президент программасына кергән 787 мәктәпнең быел 154е һәм өстәмә программа нигезендә 42 тернәкләндерү мәктәбенең 16сы төзекләндерелергә тиеш. Ремонт эшләренә быел барысы 2 миллиард сумга якын акча бүленә. Финанс ягыннан хокук бозулар булмасын өчен, республика хакимияте әлеге социаль проектны...

Тиздән Татарстанда 30 ел һәм аннан элегрәк төзелгән мәктәпләрне капиталь ремонтлый башлаячаклар. Президент программасына кергән 787 мәктәпнең быел 154е һәм өстәмә программа нигезендә 42 тернәкләндерү мәктәбенең 16сы төзекләндерелергә тиеш. Ремонт эшләренә быел барысы 2 миллиард сумга якын акча бүленә. Финанс ягыннан хокук бозулар булмасын өчен, республика хакимияте әлеге социаль проектны үтә күренмәле итәргә ниятли. Программада катнашырга теләгән подряд оешмаларының һәр килешүе республиканың ЭТИС электрон сәүдә мәйданчыгында төзелергә тиеш. Әлеге шартны үтәмәгән подрядчы акчаны ала алмый.

Төзекләндерү эшләреннән хәбәрдар булырга теләгән һәр кеше ЭТИС сайтына (www.tattis.ru) кереп, подрядчы оешманың кемнән нинди бәягә нәрсә алганын белә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: капиталь ремонт мђктђп