Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Мәктәптәге ремонт – ата-аналар күзәтүендә

Республикада быел мәктәпләрдә капиталь ремонт программасы тормышка ашырыла башлады, 2012-2014 елларда 787 уку йортын төзекләндерү планлаштырыла. Быел программага 154 белем учагы кертелгән. Хәзерге вакытта районда Яңа поселогы, Бәтке мәктәпләрендә әлеге программа буенча яңарту, ремонтлау эшләре тулы куәткә бара.

Бәтке мәктәбенә килеп, эшнең колачын күрүгә сокланмый кала алмадым. Үзгәреш бинаның тышыннан ук күренеп тора. Уку йорты безне яңартылган тәрәзәләр белән каршы алды. Башлангыч һәм урта мәктәп урнашкан ике корпустагы 222 тәрәзәне пластиктан эшләнгән яңаларына алмаштырганнар. Төзелгәннән бирле, ягъни утызар ел капиталь ремонт күрмәгән уку йортлары өчен чын бүләк бу. Эшне "Пластик" җәмгыяте башкарган.

- Тәрәзәләр бик иске иде. Җил-салкын кермәсен өчен, балалар белән ел саен ябыштырып чыга идек. Җылытылган тәрәзәләрне кирәк саен куптарып ачып булмый бит инде, шуңа сыйныф бүлмәләре җилләтелми, санитар нормалар бозыла иде. Пластик тәрәзәләр бик уңайлы. Җылыны да саклый, кирәк вакытта ачарга, ябарга да мөмкин. Карап торырга да бик матур бит, - ди Бәтке мәктәбе директорының хуҗалык эшләре буенча урынбасары Светлана Бобылева.

- Мәктәбебезнең бу программага эләгүенә бик сөендек, - дип кушылды аңа директорның милли белем бирү һәм тәрбия эшләре буенча урынбасары Людмила Кәлимуллина. - Узган ел район исәбенә җылылык челтәрләрен ремонтлаганнар иде. Быел кыш җылы бүлмәләрдә туфли, юка күлмәкләрдән дәрес бирдек. Элек аяктан итек төшмәде. Хәзер бик рәхәт. Тагын да күңел биреп, иҗади эшлибез. Менә тагын никадәр ремонт, төзекләндерү эшләре бара.

Людмила Владимировна, Светлана Леонидовна уку йорты эчендә башкарылган һәм эшләнәсе эшләр белән таныштырдылар. Өч этажда да санузеллар янартыла, искеләрен сүтеп-җимереп атканнар. Яңаларын урнаштырачаклар. Ремонттан соң бәдрәф, гигиена бүлмәләре һәр этажда эшләячәк. Моңа кадәр беренче каттагысы гына куллануда булган, бу, билгеле инде, аерым кыенлыклар тудырган. Сыйныф бүлмәләрендәге, лабораторияләрдәге кул югычларны да алыштыралар (аларның күбесе инде күптән эшләми иде). Биредә "Бәтке коммуналь челтәрләре"нең "Камкомстрой" җәмгыяте хезмәткәрләре Радик Газимов, Артур Жарков, Алексей Кондратьев, Сергей Лялиннар эшли. Мәктәп эчендәге электр челтәре өлешчә яңартылган. Ишекләрне алыштыруга керешкәннәр. Куркынычсызлыкны кайгыртып этажлар арасындагы мәйданчыкларга челтәрләп, бизәп эшләнгән киртәләр куелган. 2927 квадрат метр мәйданны биләгән мәктәп түбәсен "Автостройинком" оешмасы хезмәткәрләре яба.

Реклама

Педагогларның да күңеле күтәренке. Канатланып йөриләр. Аларны аңларга була. Уңайлы эш шартлары һәркемгә кирәк. Мәктәп - балаларның да, укытучыларның да икенче йорты. Алар көннәренең күп өлешен шунда үткәрә. Уңайлы шартлар - белем сыйфаты да, балаларның сәламәтлеге дә, дигән сүз.

Әти-әниләр дә мәктәптәге ремонтка битараф калмаган. "Тәрәзәләрне язгы каникуллар вакытында алмаштырдылар. Әти-әниләр балалар белән бергә килеп, сыйныф бүлмәләрен төзелеш калдыкларыннан чистартышты. Хәзер дә ата-аналар комитеты эшнең сыйфатын күзәтеп тора," - ди Людмила Владимировна.

Сыйфат мәсьәләсе җитәкчеләрнең дә аерым игътибарында. Л. Кәлимуллина район башкарма комитеты башлыгы Р. Асылгәрәев, район мәгариф бүлеге башлыгы Р. Исаевның биредә еш булуын, җирлек башлыгы В. Борзихин, "Бәтке коммуналь челтәрләре" җитәкчесе Г. Петровның, мәктәп директоры З. Даутоваларның тырышып йөрүләрен әйтте. Күренеп тора, бердәм алынгач, эш тә өлгер бара. Бәтке мәктәбендә яңа уку елын яңартылган, уңайлы бинада башлаячаклар, дип ышандырып әйтеп була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: капиталь ремонт мђктђп атааналар

2
X