Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Белем учакларын төзекләндерәләр

Бу көннәрдә капиталь ремонт программасына кергән мәктәпләрдә төзекләндерү эшләре башланды. Республикада эшләп килүче әлеге программа кысаларында быел районның Круглое Поле, Иске Абдул, Теләнче Тамак һәм Биклән мәктәпләре яңартылачак. Бу максатка республика бюджетыннан барлыгы 48 млн 271 мең 263 сум акча билгеләнгән.

Бүген әлеге мәктәпләрнең барысында да диярлек эш башланды. Төзекләндерүчеләр балалар ял иткәндә - кышкы каникуллар вакытында тулы куәткә эшләделәр. Хәзер исә ремонтлауны дәрестән тыш вакытларда һәм ял көннәрендә башкаралар.
Бүген Круглое Поледа түбә ябу, бәдрәфләрне яңарту, ягъни унитазлар көйләү, плитәләр ябыштыру, ашханәдә раковиналар кую эшләре башланды. Теләнче Тамак урта мәктәбе бинасының шулай ук түбәсен ябалар. Бу мәктәпләрдә эшләрне «Автостройинком» төзелеш оешмасы башкара. Бикләндә 4 гыйнварда «Диалог» оешмасы эш башлады. Анда хәзергә бәдрәфләрне тулысынча яңарталар. Иске Абдулда подрядчы «Камстройфон» җәмгыяте белән килешү төзелгән, киләсе атнада материаллар кайтарылып, эш башланыр дип көтелә. Әлеге программа кысаларында, югарыда әйтелгән эш төрләреннән кала, мәктәпләрдә ишекләр, тәрәзәләр алыштыру, канализация, җылыту системаларын ремонтлау, фасадны яңарту кебек эшләр каралган.
Круглое Поле мәктәбендә эшнең ничек барганын кичә редакция хәбәрчесе дә күреп кайтты. Түбә ябуга биредә «Автостройинком» эшчеләре узган елның ноябрь аенда ук керешкән булганнар. Түбәнең мәйданы 2200 квадрат метрга якын. Бүген эшләрнең шактые башкарылган. Элеккеге толь җәелгән туры түбә урынына хәзер монда калай белән капланган кыек түбә булачак. Без барганда эшчеләр шулай ук малайлар һәм кызлар бәдрәфләренә яңа унитазлар урнаштыралар, плитәләр ябыштыралар иде. Алга таба иске тәрәзәләрне яңага алыштыру, ишекләр кую планлаштырыла. Мәктәп директоры Надежда Гуфранованың әйтүенчә, барлыгы 11 млн сумлык эш башкарылачак.
Круглое Поле мәктәбе узган ел «Уңайлы мохит» республика программасында да катнашкан. Аның кысаларында белем бирү учреждениесенә 2 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Бүген биредә физик мөмкинлекләре чикле булган балаларга уку өчен уңай шартлар тудыру буенча да эш бара. Андый балалар монда берничә икән. Инвалидлар өчен мәктәпнең беренче этажында махсус җиһазлар һәм җайланмалар белән душ бүлмәсе, бәдрәф, ял бүлмәсе ясала. Киләчәктә физик мөмкинлекләре чикле балаларны мәктәпкә алып килгәч, әти-әниләргә машиналарын туктату урыннары, пандуслар, керү ишекләрендә инвалидлар өчен махсус җайланмалар кую планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: капиталь ремонт