Көрәш – ныклыкка сынау ул
"Минем абыйдан калышасым килмәде", - ди спорт мастеры Илнар Галиев үзенең милли көрәш өлкәсендәге уңышлары турында сөйләгәндә. Ул хәзер дә беренче тренеры - Яңа Бүләк мәктәбе директоры Сәлмән Мөҗәһит улы Әхмәтҗановка, аны шушы спорт төренә алып керүенә зур рәхмәтле. Бүген ул милли көрәш буенча республика күләмендәге зур бәйгеләрнең җиңүчесе, спорт...
Илнар Галиев 12 яшеннән авыл мәктәбендәге милли көрәш түгәрәгенә йөри башлый. Мәктәптә укыган вакытта район данын яклап, ТРның беренче Президенты Минтимер Шәймиев кубогына көрәшеп - икенче урынны, ә Яр Чаллы шәһәре беренчелегендә беренче урынны яулый. Илнар Галиев моннан тыш бик күп көрәш бәйгеләрендә катнаша һәм җиңүләргә ирешә, бүген ул яшәгән өйнең түрен күпсанлы кубок-медальләр бизи.
Аттестат алгач, Илнар башкалабызның Казан химия-технология институтына укырга керә. Укуга тулаем бирелсә дә, спортны калдырмый. Студент вакытта Казан шәһәренең Вахитов районын яклап, шәһәр һәм республика күләмендәге күп ярышларда катнаша. Моннан тыш ул Казан шәһәре беренчелегендә һәм югары уку йортлары арасында уздырылган бәйгедә беренче урыннарны яулый.
Югары уку йортын тәмамлаганнан соң, Илнар аспирантурада укуын дәвам иттерә, шулай ук яраткан шөгыленә - милли көрәшкә тугры кала. Алай гына да түгел, яңадан-яңа бәйгеләрдә җиңү яулый. Әле күптән түгел генә Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш бәйгесендә 75кг га кадәр үлчәү авырлыгында беренче урынны алды. Илнар чираттагы җиңүе белән үзенең спорт мастеры исемен чын мәгънәсендә раслый алды.
- Татарстан беренчелегенә мин озак әзерләндем. Тик артык дулкынлану сәбәпле, 3нче урынны гына ала алдым. Бу миңа зур сабак булды һәм Муса Җәлил истәлегенә багышланган ярыш алдыннан мин үземнең хаталарым өстендә эшләп, яхшы әзерләнеп кенә беренчелекне алдым дип саныйм. Безнең гаиләдә спорт мастерлары күп. Минем абый - дүрт, ә апам ике спорт төрендә зур биеклекләр яулаган, минем дә алардан калышасым килмәде, - дип бүлеште Илнар Галиев.
Милли көрәш - Илнар өчен гадәти шөгыль генә түгел, яшәү рәвеше. Бил алышу, җиңүче булып калырга омтылу аның холкында да чагыла. Ул сынаулар алдында сынмаска, үҗәт, кыю булырга өйрәнде. Киләчәктә дә алга барырга, тагын да биегрәк үрләрне яулап алырга җыена. Уңышлар сиңа, Илнар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев