Кљрђш тег белән яңалыклар
-
Көрәш – ныклыкка сынау ул
"Минем абыйдан калышасым килмәде", - ди спорт мастеры Илнар Галиев үзенең милли көрәш өлкәсендәге уңышлары турында сөйләгәндә. Ул хәзер дә беренче тренеры - Яңа Бүләк мәктәбе директоры Сәлмән Мөҗәһит улы Әхмәтҗановка, аны шушы спорт төренә алып керүенә зур рәхмәтле. Бүген ул милли көрәш буенча республика күләмендәге зур бәйгеләрнең җиңүчесе, спорт...
-
Грек-рим көрәше
Бөгелмә шәһәрендә грек-рим көрәше буенча үткән 21нче бөтенроссия турнирында балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр Илназ Рамазанов, Нурислам Әхмәдов, Азамат Гайнетдинов, Богдан Ашихмин - призлы урыннар, Егор Имаков, Даниил Шишканов, Дамир Котдүсов, Данияр Бабаев дүртенче, бишенче урыннар алдылар.
-
Борды чемпионы
Борды егете Дмитрий Левашов малай чактан Сабан туенда көрәшче әтисе Юрий батыр өчен җан атып, төптән күтәреп алып, келәмгә аркасы белән салуына кызыгып үсте. Күңелендә әтисе кебек атаклы көрәшче булу теләге уянды.
-
Билбаулы көрәш
14-16 декабрьдә Түбән Кама шәһәрендә Россиянең атказанган спорт мастеры Шамил Садриев истәлегенә 1995-1997 елгы кадетлар арасында билбаулы көрәш буенча Бөтенроссия III ачык турниры үтте. Анда Россия регионнарыннан 29 команда катнашты. 52 килограммга кадәр авырлыктагылар арасында Бикләннән Алсу Сафиуллина беренче урынны алды. Бәткедән Диана Нуретдинова, Алсудан азга гына калышып, икенче урынга...
-
Безнекеләр тагын призлы урында
24-25 ноябрьдә Менделеевск шәһәрендә "КОБУДО" дисциплинасы хәрби көнчыгыш көрәше буенча ТР беренчелеге, ТР чемпионаты үтте. Казан, Менделеевск, Яр Чаллы, Можга, Әгерҗе, Түбән Кама шәһәрләреннән, Тукай районыннан барлыгы 250 спортчы катнашты. Никита Капитонов, Радмир Җиһаншин, Ислам Авзалов, Эльвина Хәбибуллина кумитэ буенча призлы урыннарны алдылар. Каратэчылар һәм кобудочыларның тренеры - район балалар-яшүсмерләр...
-
Татар-башкорт көрәше
Яр Чаллының "Витязь" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә 1995-1997, 2000 елгы яшүсмерләр арасында татар-башкорт көрәше буенча бишенче ачык турнир үтте. Республика шәһәр һәм районнарыннан 20 команда катнашты. Район спортчылары арасынннан Бикләннән Илназ Рамазанов 40 килограммга кадәр авырлыктагылар арасында - беренче, аның абыйсы Илнур (60 кг) икенче урынны алды. Яңа поселогыннан Азат Нәҗмиев...