7 март 2013 яңалыклары
-
Республиканың баш приставы халыкны кабул итә
15 мартта районда республиканың баш приставы Радик Ильясов гражданнарны кабул итәчәк. Әҗәтлеләрдән түләүләрен ала алмаучылар, суд приставлары хезмәтенә карата сораулары булганнар кабул итүгә 79-13-19 телефон номеры буенча 7 мартта 16.00 дан алып 20.00 сәгать аралыгында языла ала.
-
Иң яхшы китапханәләрне билгеләделәр
Кичә район хакимиятендә үткән мәдәният хезмәткәрләренең киңәйтелгән киңәшмәсендә "Елның иң яхшы китапханәсе" бәйгесенә йомгак ясалды. Әлеге бәйге китапханәче һөнәренең абруен күтәрү, иң яхшы һәм иҗади эшләүче китапханәчеләрне ачыклауны күздә тота. Район үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры Гөлүсә Фахруллинаның әйтүенә караганда, һөнәр осталары китапханәләренең бизәлеше, эшне оештыруга иҗади мөнәсәбәт, китап укучыларның фикерләреннән...
-
Көрәш – ныклыкка сынау ул
"Минем абыйдан калышасым килмәде", - ди спорт мастеры Илнар Галиев үзенең милли көрәш өлкәсендәге уңышлары турында сөйләгәндә. Ул хәзер дә беренче тренеры - Яңа Бүләк мәктәбе директоры Сәлмән Мөҗәһит улы Әхмәтҗановка, аны шушы спорт төренә алып керүенә зур рәхмәтле. Бүген ул милли көрәш буенча республика күләмендәге зур бәйгеләрнең җиңүчесе, спорт...