Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Тукайлылар сәламәтлеге: эт тешләү, талпан кадалу очраклары дәвам итә

Үткән атнада Тукай районында кискен эчәк инфекциясен 2 бала,1 өлкән кеше йоктырган. Яр Чаллы (Тукай) районыдагы ТР Роспотребнадзор Идарәсенең баш белгече Рәйхана Марченко хәбәр итүенчә, кискен респиратор вируслы инфекцияләр белән авыруның 79 очрагы теркәлгән. 57 очрак балаларга туры килә. Лаборатор шартларда йорт хайванында котырыну авыруы булуы расланган. Аның белән 10...

Үткән атнада Тукай районында кискен эчәк инфекциясен 2 бала,1 өлкән кеше йоктырган. Яр Чаллы (Тукай) районыдагы ТР Роспотребнадзор Идарәсенең баш белгече Рәйхана Марченко хәбәр итүенчә, кискен респиратор вируслы инфекцияләр белән авыруның 79 очрагы теркәлгән. 57 очрак балаларга туры килә.

Лаборатор шартларда йорт хайванында котырыну авыруы булуы расланган. Аның белән 10 кеше контактта булган. 2 өлкән яшьтәге кешене йорт эте тешләгән. Зыян күргәннәргә тиешле медицина ярдәме күрсәтелгән.

Атна дәвамында бер кешенең С гепатитының вирусын йөртүче булуы ачыкланган.

Талпан кадалу очраклары теркәлү дәвам итә. Табибка бу уңайдан бер мәктәп укучысы һәм 8 өлкән яшьтәге кеше мөрәҗәгать иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев