Татарстан онкодиспансерында сулыш юлларын торгызу өчен беренче тапкыр Y-сыман стент кулланылды
Көчле тын кысылу белән килгән пациентка табиблар гадәти булмаган ярдәм күрсәтте. Татарстан онкодиспансерында беренче тапкыр Y-сыман стент куеп, аңа яңадан иркен сулыш алу мөмкинлеге бирделәр.
Ир-ат диспансерга көчле тын кысылу белән килгән. Тикшерү вакытында аның үпкәсендәге шеш һәм метастазлар аркасында трахея һәм ике төп бронхның нык тарайганы ачыкланган.
Гадәти стент мондый очракта ярдәм итә алмаган. Табиблар пациентның хәлен исәпкә алып, аңа махсус Y-сыман стент сайлаган.
Операция уңышлы узган. Берничә сәгатьтән соң пациент реанимациядән гадәти палатага күчерелгән. Ул инде үзе сулыш алган, кислород кирәк булмаган. Берничә көннән соң ир-атны өенә чыгарганнар.
Бу — Татарстанда беренче шундый операция. Табиблар әйтүенчә, яңа ысул катлаулы онкологик авырулары булган кешеләргә сулыш юлларын торгызырга ярдәм итәчәк.
Фото һәм мәгълүмат/ профессор М.З. Сигал исемендәге РКОД
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев