Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Баш өянәге турында

Баш өянәге - вакыт-вакыт көчле авырту, баш әйләнү, күңел болгану, яктылыктан курку билгеләре белән баручы авыру. Баш өянәге - киң таралган авыру. Аның белән 20 процент халык азаплана. Хатын-кызларда баш өянәге ир-атларга караганда 3-4 тапкыр ешрак күзәтелә. Әлеге авыру ана ягыннан нәселдән күчә.

Баш өянәге тотуны өч тармаклы нерв ярсуы һәм баш мие тамырларының тонусы бозылу белән бәйлиләр. Өянәк тоту алдыннан эре артерия һәм башның кан тамыры кысыла, ә соңыннан тамырлар киңәя һәм авырту барлыкка килә.

Күп очракларда баш өянәге авыруларның яшәешенә һәм сәламәтлегенә куркыныч тудырмый, ләкин еш кына эшкә яраклылыктан мәхрүм итә. Баш өянәге вакытында өзлегү арта. Шуңа күрә баш өянәге булганда кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итү, стационар шартта тикшеренү һәм дәвалану мөһим.

Баш өянәгенең каты өзлегүенең бер төре - өянәк инсульты. Ул баш миенең озак вакыт тиешенчә кислород белән тәэмин ителмәвеннән килеп чыга. Нәтиҗәдә нервларның тотрыклы бозылуы барлыкка килә.

Күп очракта баш өянәге 18-40 яшьләрдә барлыкка килә. Әгәр дә баш өянәген хәтерләтүче баш авыртуы 60 яшьтән соң барлыкка килсә, баш авыртуын китереп чыгаручы башка сәбәпләрне эзләргә кирәк.

Баш өянәгенең клиник күренеше

Баш өянәге вакытындагы авырту, гадәттә, бер якта күз, маңгай һәм чигә тирәләрендә башның я сул, я уң ярымшарында күзәтелә.

Күп кенә очракларда баш авыртуы күңел болгану, косу, яктылыкны начар кичерү һәм көчле тавышны күтәрмәү белән озатып барыла. Өзлегү берничә сәгатьтән берничә көнгә кадәр сузылырга мөмкин. Сирәк очракларда баш өянәге вакытында сизү сәләтен югалту, бер яктан кул-аякларның чымырдавы, шулай ук күрү сәләте начараю (күз күремендә җемелдәүче шарлар, юллар һ.б.) күзәтелә. Баш авырта башлауга берничә сәгать кала кәеф алмаша.

Баш өянәге еш кына артык талчыккан, борчылган, стресс кичергән, һава торышы үзгәргән, күремгә кадәр һәм аннан соңгы көннәр вакытында барлыкка килә.

Әгәр дә сездә түбәндәге үзенчәлекле баш авырту барлыкка килсә:

  • башта бер дә булмаган кискен баш авыртуы күзәтелсә;
  • баш авырту берничә көн дәвам итсә;
  • баш авыртуы, авыртуны баса торган чаралардан соң да бетмәсә;
  • баш авырту тән температурасы күтәрелү яки муен хәрәкәтчәнлеге бозылу белән барса;
  • баш авырту аз гына физик көч куйганда, йөткергәндә, тән торышы үзгәргәндә барлыкка килсә;
  • баш авыртып, күңел болганмыйча, косу очрагы булганда;
  • баш авырту йөрәк тирәсендә авырту яки уңайсызлык сизү белән барса, сезгә кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк!

Баш өянәгеннән саклану, аны булдырмый калу юллары

Әгәр дә түбәндәге кагыйдәләрне үтәсәгез, сез тормышыгызны яхшыртачаксыз һәм баш өянәге кабатлануны киметә аласыз.

  • Физик һәм психик талчыгудан сакланыгыз.
  • Баш өянәген кузгатучы, составында тиамин булган азыкларны кулланмагыз яки чикләгез. Боларга сыр, шоколад, какао, кофе, маринадлар, чикләвекләр, кызыл шәраб керә. Дөрес һәм рациональ туклануны тәртиптә тотыгыз. Диетадан баш кагыгыз. Аз һәм еш ашагыз.
  • Тәмәке тартудан баш тартыгыз.
  • Сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз. Еш саф һавада булыгыз, актив ял итегез.
  • Стресска, күңел төшенкелегенә һәм депрессиягә бирешмәгез.
  • Артык талчыкмагыз.
  • Даруларны табиб билгеләве буенча гына кулланыгыз.
Бары тик дөрес, төпле оештырылган хезмәт һәм ял итү сезне еш һәм авыр баш өянәгеннән сакланырга ярдәм итәр.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, Республика профилактика медицина үзәге.

Сезгә менә бу материаллар да кызыклы булырга мөмкин:

Йөрәк ишемиясе профилактикасында туклануның роле

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев