Мәдәният рубрикасы буенча яңалыклар
-
«Туым җондызы» фестивалендә тукайлылар лауреат булды
Мәләкәстәге «Питрау» фольклор коллективының балалар төркеме, Иске Җирекледән абыйлы-энеле Казанцевлар һәм Бордыдан Диана Чернова Казанда үткән «Туым җондызы» керәшен мәдәнияте фестивалендә катнаштылар. Әлеге фестиваль республикада ун ел рәттән үткәрелеп килә. Быелгы чарага узган елларда фестивальдә катнашып, лауреат исеме алган, гран-прига ия булган коллективлар, аерым солистлар чакырылган иде. Районнан баручылар барысы...
-
АРТИСТЛАР ЯҢА ЕЛ КАНИКУЛЛАРЫН НИЧЕК ҮТКӘРГӘН?
Яңа ел яллары, каникуллары күз ачып йомганчы узып та китте. Гадәттә, бу көннәрдә халык кунактан кунакка йөри, яисә өйдә ял итә, балаларын төрле күңел ачу чараларына алып бара. Ә татар эстрадасы артистлары Яңа ел бәйрәмнәрендә кайда һәм ничек ял иткән икән? Элвин Грей (Радик Юльякшин) Тайландның Паттайя шәһәрендә ял иткән....
-
ҖЫРЧЫ ГҮЗӘЛИЯ СИХЕРЛИ БАШЛАГАН?
Җырчы, композитор Гүзәлиянең җырлары халыкны дәвалый башлаган. Алай гына да түгел, җырларында сихер бар, имеш. Бу хакта Гүзәлиянең үзенә әйткәннәр. "Сезнең җырларыгыз үзенчәлекле, тынычландыра, авыр вакытта ярдәм итә," - дип еш яза башладылар. Хәтта "җырларыгыз дәвалый, аларда ниндидер сихер, аерым бер энергетика бар", - дип язучы хатын-кызлар да бар. Авыру...
-
Тукай районының Шилнәбаш авылында Кыш Бабай маҗаралары белән таныштылар
Шилнәбаш мәдәният йорты сәхнәсендә «Кыш Бабай маҗаралары» исеме астында күңелле тамаша үтте. Аны авыл китапханәсе мәдәният йорты хәзмәткәрләре белән берлектә оештырды. Тамаша алдыннан авылдашларны котлау өчен сүз Ольга Гончаровага бирелде. Спектакльдә «Битлек» театр коллективында шөгыльләнүчеләр чыгыш ясады. Тамаша төгәлләнгәч, балалар өчен күңелле уеннар һәм бәйгеләр оештырылды. Иң азактан барлык кунаклар...
-
Тукай районы Иске Җирекле авылында балалар өчен күңелле тамаша үтте
Яңа ел бәйрәмендә балалар янына кунакка төрле әкият геройлары һәм, әлбәттә, Кыш Бабай белән Кар Кызы килделәр. Сабыйлар аларга үз талантларын күрсәттеләр: матур җырларын башкардылар, дәртле биюләрен биеделәр, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр. Кыш Бабай бер баланы да бүләксез калдырмады. Шулай ук Иске Җирекле авылы мәдәният йортында «Могҗиза эзләп» дип исемләнгән...
-
Тукай районы Калмия авылында Яңа ел бәйрәме гөрләп үтте
Калмия мәдәният йортында уздырылган бәйрәм чарасына авылдашлар, кайткан кунаклар күпләп килделәр, тамашачылар артистларыбызны көчле алкышларга күмделәр. Районда гына түгел бөтен республика күләмендә җиңүләр яулаган кечкенә җырчыларыбыз - Айзилә Фәрхетдинова, Азалия Галимҗанова, Данил Әюповлар берсеннән-берсе матур җырларын башкардылар. «Киңәш» клубына йөрүче ветераннарыбыз Рафис Әхмәтнуров, Гөлисә Галиева, Галимә Галимҗанова моңлы җырларын бүләк...
-
Тукай районында Яңа елга Шүрәле дә килде, ә Кыш бабай бер елдан әйләнеп кайтырга вәгъдә итте
Тукай районында Яңа ел маҗаралары бәйрәмгә берничә көн кала башланып, әле хәзер дә дәвам итә. Һәр авылныө мәдәният йорты хезмәткәрләре үз авылдашлары һәм бәйрәм кунаклары өчен бәйрәм тамашасы әзерләп, Яңа ел могҗизасына ышанучыларга күөелле ял бүләк итте. Кнәз авылында бәйрәм Бремен музыкантлары катнашында узды. "Балаган" театраль коллективы белән берлектә әзерләнгән...
-
2017 ЕЛ МОГҖИЗАЛАРЫ: КАЙСЫ АРТИСТНЫҢ КҮРӘЗӘЧЕЛЕК СӘЛӘТЕ АЧЫЛГАН, КЕМ КРЕДИТЫН ЯПКАН, КЕМНЕҢ УЛЫ ТУГАН?
Бу дөньяда һәркайсыбыз һич уйламаганда истәлекле вакыйгалар, чын могҗизаларга тарый. Күптәнге хыяллар мизгел эчендә тормышка ашса, сабый баладай сөенәсең! Менә эстрада артистлары да 2017 елда тормышларында булган могҗизалары турында Интертатка сөйләде. Алсу Фазлыева: "Быел бер сәләтем ачылды. Әллә ул еллар үткәч өстәләме икән? Берәр нәрсә турында уйлап куям икән, шул...
-
Тукай районы Күзкәй авылыннан Асылмәрдәновлар гаиләсе дөрес итеп кыз сорау йоласын башкарырга өйрәтә
Бу турыда мәкаләне газетаның киләсе җомга чыгарылышында укыгыз
-
"ТАТАР ҖЫРЫ"-2017: САЛАВАТ ЭНЕКӘШЕН ТАПТЫ, ЭЛВИН ГРЕЙНЫҢ ДУСЛЫК ТӘКЪДИМЕ КАБУЛ ИТЕЛМӘДЕ
Ниһаять, Казанда көтеп алынган "Татар җыры" XVIII халыкара эстрада фестивале үтеп китте. Көтеп алынган дим, чөнки, беренчедән, ул - эстрада дөньясындагы елның иң зур вакыйгасы. Икенчедән, бу фестиваль турында алдан ук зурдан кубып сөйләделәр, әзерләнделәр. Шулай итеп, быелгы ел нәтиҗәләре нинди икән соң? Тамаша, елдагыча, "Пирамида" концертлар залында узды. Чараны...
-
Калмиядә ветераннар белән очрашу узды
Калмия авылы мәдәният йортында "Йөрәккә якын моңнар" дигән кичә узды. "Киңәш" клубына йөрүче ветераннар белән яшьлек чорыннан ук йөрәккә кереп калган җырларны җырлап, халык биюләрен биеп, рәхәтләнеп бер сөйләшеп утырдык. Күңел ачып тормыш борчу-шатлыклары турында сөйләштек. Очрашу чәй өстәле янында дәвам итте. Авыл китапханәчесе исә кич утырып укый торган китаплардан...
-
ЧӘЧӘК КЫЙБАТ БУЛУ СӘБӘПЛЕ, РАВИЛ ШӘРӘФИЕВ АЛМАЗ ХӘМЗИНГА БЕР МЕҢ СУМНЫ АКЧАЛАТА БҮЛӘК ИТТЕ
16 декабрь көнне Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор һәм сүз остазы Алмаз Хәмзин 70 яшьлек юбилеена багышланган "Татарның хуҗасы" кичәсенә тамашачыларын җыйды. Гади хуҗа Алмаз, Алмаз Хәмзетдин! Филармониянең залын шыгрым тутырган тамашачылар бәйрәмнең башлануын түземсезлек белән көтеп торды. Барысы да: "Алмаз Хәмзин гади инде", - дип сөйләштеләр. Пәрдә ачылуга, "Мирас"...
-
РӘМИС ЛАТЫЙПОВ: "ТАТАР ҖЫРЫ" ФЕСТИВАЛЕ - АШАМСАК ТАМАШАЧЫ, РӘХМӘТЛЕ ҖЫРЧЫЛАР ҺӘМ БЕР ПАКЕТ ИТ
Журналист Рәмис Латыйпов "Татар җыры" фестивален "сүтеп җыя". "Татар җыры" концерты узды. Анда күп җырчылар җырлады. Алар бик матур җырлар башкарды. Җырчыларга "Алтын барс" тапшырылды. Концерт бик күңелле узды. Тамашачыларга концерт бик ошады. "Татар җыры"н шулай итеп кенә язып куясы килә минем. Уңга кереп китсәң дә, сулга каерсаң да, дөрес...
-
ИРКӘ: “ТАБИБЛАР СӘХНӘГӘ ЧЫКМАСКА КУШТЫ”
Танылган скрипкачы Иркә Гайнемөхәммәтова икенче тапкыр әни булырга җыена. Аның белән күптән түгел Илсөя Бәдретдинова концертында күрешкән идек, аннан соң тагын бер концертта юлларыбыз кисеште. Иркә белән шәхси тормышы һәм иҗаты турында сөйләшеп алдык. - Иркә, нарасый кайчан туарга тиеш? Кем икәне билгелеме әле? - Гади генә УЗИга барган идем,...
-
Бордылылар Закир Шаһбан белән очрашты
8 декабрь көнне Борды авылы мәдәният йортында танылган композитор-автор башкаручы Закир Шаһбан һәм аның тормыш иптәше - язучы Гөлүсә Шаһбан белән җылы очрашу үтте. Кичәдә районыбызның төрле авылларыннан җыелган мөмкинлекләре чикле тукайлылар бар иде. Закир Шаһбан үзенең кабатланмас матур тавышы белән татар һәм рус телләрендә җырлар башкарды, ә Гөлүсә ханым...