Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Тукай районында Яңа елга Шүрәле дә килде, ә Кыш бабай бер елдан әйләнеп кайтырга вәгъдә итте

Тукай районында Яңа ел маҗаралары бәйрәмгә берничә көн кала башланып, әле хәзер дә дәвам итә. Һәр авылныө мәдәният йорты хезмәткәрләре үз авылдашлары һәм бәйрәм кунаклары өчен бәйрәм тамашасы әзерләп, Яңа ел могҗизасына ышанучыларга күөелле ял бүләк итте. Кнәз авылында бәйрәм Бремен музыкантлары катнашында узды. "Балаган" театраль коллективы белән берлектә әзерләнгән...

Тукай районында Яңа ел маҗаралары бәйрәмгә берничә көн кала башланып, әле хәзер дә дәвам итә. Һәр авылныө мәдәният йорты хезмәткәрләре үз авылдашлары һәм бәйрәм кунаклары өчен бәйрәм тамашасы әзерләп, Яңа ел могҗизасына ышанучыларга күөелле ял бүләк итте.

Кнәз авылында бәйрәм Бремен музыкантлары катнашында узды. "Балаган" театраль коллективы белән берлектә әзерләнгән тамашада музыкантларның этен, димәк Яңа елның үзен дә, юлбасарлар урлаган булып чыкты. Билгеле инде, мондый катлаулы эштә балаларның ярдәменнән башка булмады. Бремен музыкантлары белән бергә бәйрәм кунаклары да әкият иле буйлап сәяхәт итте, конкурсларда катнашты һәм Кыш Бабай, Кар Кызы белән очрашты.

Ильбухтино авылында исә балаларга Яңа ел әкияте бүләк итүдә авыл җирлеге химаячеләре Комлевларның ярдәме зур булган. Биредә "Морозко" театральләштерелгән тамашасы узды һәм һәр балага бәйрәм күчтәнәче таратылды. Бәйрәм барышында Кыш Бабай икенче елга да әйләнеп кайтырга вәгъдә итте.

Калмия авылында әкият геройлары өйдән-өйгә йөреп, һәр кешегә бәйрәм ясап йөрде. Куады авылы тамашасына Шүрәле белән Су анасы да кунакка килгәннәр иде. Ә Кыш бабай белән Кар Кызы бик заманча булып чыктылар - яшьләрдән дә уздырып, биюләре белән таң калдырдылар! Яңа Бүләк, Күзкәй, Ташкичү һәм башка авылларда да мәдәният йортларында бал-маскарадлар узды, тукайлылар 2018 елны шат күңел, яхшы кәеф белән каршы алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев