Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Туым җондызы» фестивалендә тукайлылар лауреат булды

Мәләкәстәге «Питрау» фольклор коллективының балалар төркеме, Иске Җирекледән абыйлы-энеле Казанцевлар һәм Бордыдан Диана Чернова Казанда үткән «Туым җондызы» керәшен мәдәнияте фестивалендә катнаштылар. Әлеге фестиваль республикада ун ел рәттән үткәрелеп килә. Быелгы чарага узган елларда фестивальдә катнашып, лауреат исеме алган, гран-прига ия булган коллективлар, аерым солистлар чакырылган иде. Районнан баручылар барысы...

Мәләкәстәге «Питрау» фольклор коллективының балалар төркеме, Иске Җирекледән абыйлы-энеле Казанцевлар һәм Бордыдан Диана Чернова Казанда үткән «Туым җондызы» керәшен мәдәнияте фестивалендә катнаштылар. Әлеге фестиваль республикада ун ел рәттән үткәрелеп килә. Быелгы чарага узган елларда фестивальдә катнашып, лауреат исеме алган, гран-прига ия булган коллективлар, аерым солистлар чакырылган иде.

Районнан баручылар барысы да «Туым җондызы - 2017»дә лауреат дипломына лаек булды, балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды, дип хәбәр итте «Питрау» фольклор коллективының администраторы Лидия Фәртдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев