16 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
ҖЫРЧЫЛАРНЫҢ МАТУРЛЫГЫ НИЧӘ СУМ ТОРА?
Артист халкын матур, дибез. Ә, чынлыкта, бу матурлыкның ничә сумга төшүен белмибез дә һәм күз алдына да китермибез. Җырчылар чәчтарашханә, косметолог, фитнес өчен аена ничә сум акча туздыра? Интертат сораштыру үткәрде. Лилия Хәйруллина: Яшь барган саен матурлыкның хакы арта Лилия Хәйруллина: Матурлык кыйбат тора, дип уйлыйм мин. Яшь барган саен...
-
«Туым җондызы» фестивалендә тукайлылар лауреат булды
Мәләкәстәге «Питрау» фольклор коллективының балалар төркеме, Иске Җирекледән абыйлы-энеле Казанцевлар һәм Бордыдан Диана Чернова Казанда үткән «Туым җондызы» керәшен мәдәнияте фестивалендә катнаштылар. Әлеге фестиваль республикада ун ел рәттән үткәрелеп килә. Быелгы чарага узган елларда фестивальдә катнашып, лауреат исеме алган, гран-прига ия булган коллективлар, аерым солистлар чакырылган иде. Районнан баручылар барысы...
-
2018 елда Татарстанда 34 социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе ремонтланачак
Социаль хезмәт күрсәтүче стационар оешмаларны капиталь ремонтлау программасына 2018 елда 121,3 миллион сум бүленде. 2018 елда Татарстанда социаль хезмәт күрсәтүче 34 учреждениенең бинасы ремонтланачак. Бу максатларга 121,3 миллион сум акча бүленгән. Республикада социаль хезмәт күрсәтүче стационар оешмаларга капиталь ремонт үткәрү программасы 2015 елда башланган иде. Ике елда 85 объект ремонтланды,...
-
16 гыйнварга Тукай районында һава торышы
Бүген, 16 гыйнвар көнне, Тукай районында көн дәвамында болытлы һава. Төнлә вак кар яуды, иртәнгә инде ул туктады. Башка явым-төшемнәр көтелми. Һава температурасы көндез 7 градус суыклык, төнлә -5 градус. Җил секундына 4 метрга кадәр. sinoptik.com сайты фаразларына караганда, иртәгә алмашынучан болытлы һава, явым-төшем көтелми, -9, -5 градус.