Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

«Иң матур пар” конкурсына хатлар килү дәвам итә (фото)

Минем өчен "матур пар" - ул яшьлектә кавышып, икең дә сокланырлык гүзәллеккә ия булу гына түгел. Бу матурлыкны җылы хисләрне дистә еллар буе саклап, гомер көзенә дә бергәләп кереп, расларга да кирәк. Балаларга, якын-тирә кешеләргә үрнәк булып , тигез яши белергә дә кирәк. Моны һәркем булдыра алмый. Минем күршеләрем -...

Минем өчен "матур пар" - ул яшьлектә кавышып, икең дә сокланырлык гүзәллеккә ия булу гына түгел. Бу матурлыкны җылы хисләрне дистә еллар буе саклап, гомер көзенә дә бергәләп кереп, расларга да кирәк. Балаларга, якын-тирә кешеләргә үрнәк булып , тигез яши белергә дә кирәк. Моны һәркем булдыра алмый.

Минем күршеләрем - Мәҗит абый белән Хәлимә апа Хәбибуллиннар дүрт кыз үстереп, аларга югары белем биреп, зур тормыш юлына озаттылар.
Тормышнын ачысы күбрәк булды, әмма икәү, тигез булгач, жиңеп була икән, ди Хәлимә апа.Балалары гел кайтып, булышып торалар, Аллага шөкер,
Уңган күршеләремнең теплицасында сельдерей һәм петрушка , редис өлгереп тә килә. Март башында ук чәчкәннәр иде инде алар.

Икенче күршеләрем - Николай абый белэн Настя апа Семеновлар инде 55 ел бергэ гомер итәләр. Бик матур пар. Аларның өйләре фиалка бакчасын хәтерләтә. Мин үзем генә дә утыз төрлесен санадым. Алар бу гүзәллекне, бик күп көч куеп үстереп, барлык якыннарына, туганнарына бүләк итә.

Олы яшьтә булуларына карамастан, хезмәттэн тәм, тормыштан ямь табып, балаларына һәм оныкларына кирәк булып яшилэр минем куршелэрем, дип яза Әҗмәкәй авыл җирлеге ветераннар Советы председателе Нурия Абдуллина .

Катнашучыларның фотоларын биредә карарга мөмкин: http://www.tukai-rt.ru/ru/component/k2/itemlist/category/261-konkursyi-redaktsii.html

Реклама

Тавыш бирү өчен шушы исемдәге сәхифәдә исемнәр каршындагы түгәрәккә басарга, аннары "Әйе" дигән язуга басарга кирәк. Уңышлар телибез!

Исегезгә төшерәбез,сез дә әлеге бәйгедә катнаша аласыз ( яшь буенча чикләүләр юк). Моның өчен электрон адресыбызга yakti.ul76@gmail.com бергәләп төшкән фотогызны юлларга кирәк.

Хатларыгызны көтеп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X