16 апрель 2015 яңалыклары
-
Хат ташучылар арасында бәйге башланды
Әлеге конкурс "Татмедиа" ААҖ басмаларына 2015 елның икенче яртыеллыгына яздыруны стимуллаштыру һәм активлаштыру максатында оештырыла. Бәйгедә катнашу өчен почтальонның агымдагы елның икенче яртысына "Татмедиа" ААҖ газета-журналларына язылучылар 2015 елның беренче яртыеллыгындагыга караганда, ким дигәндә, 5 процентка арткан булуы зарур. Шул ук вакытта конкурста катнашучы почтальон эшли торган бүлекчәдә яздыру абонементлары...
-
Тукай районының “Отвага” командасы “Аҗаган-2015” спорт уенының зона ярышларында җиңү яулады
14 апрель көнне Минзәлә шәһәрендә "Аҗаган-2015" хәрби-спорт уенының зона ярышлары узды. Чара Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланды. Ярышта Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Актаныш, Минзәлә, Менделеевск, Арчадан кадет мәктәпләре укучылары катнашты. Тукай районының данын Кнәз урта мәктәбенең "Отвага" командасы яклады. Җитәкчеләре - Виктор Белов. Безнең егетләр-кызлар сынатмады, бар биремнәрне яхшы...
-
«Иң матур пар” конкурсына хатлар килү дәвам итә (фото)
Минем өчен "матур пар" - ул яшьлектә кавышып, икең дә сокланырлык гүзәллеккә ия булу гына түгел. Бу матурлыкны җылы хисләрне дистә еллар буе саклап, гомер көзенә дә бергәләп кереп, расларга да кирәк. Балаларга, якын-тирә кешеләргә үрнәк булып , тигез яши белергә дә кирәк. Моны һәркем булдыра алмый. Минем күршеләрем -...
-
Тукайлылар “Бөтенроссия урман утырту көне” акциясендә катнашачак
Тиздән Татарстанда , елдагыча, "Бөтенроссия урман утырту көне" акциясе үтәчәк. Бу көнне республикада теләге булган һәр кеше агач утыртуда катнашырга мөмкин. Безнең районда әлеге чара 24 апрельгә планлаштырылган. Тукай муниципаль районы башлыгының ярдәмчесе Робис Гатиятуллин хәбәр итүенчә, Алабуга урманчылыгынан 4700 агач алып кайту турында килешенгән. Иң күбе - чыршы белән...
-
Тукай хастаханәсендә ветераннар өчен палаталар булдырылды
Тукай районының үзәк хастаханәсендә 4 палата сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре өчен җиһазландырылды. Район хастаханәсенең баш табибы Галим Сабирҗанов хәбәр итүенчә, бүгенге көнгә бу бүлмәләрнең барысы да төзекләндерелгән, анда шәфкать туташын чакыру өчен сигнал төймәләр урнаштырылган , функциональ кроватьләр, кирәкле җиһаз, суыткыч, микродулкынлы мичләр, телевизор, савыт-саба куелган. Санитар бүлмәләрдә санитар-техник...
-
Мини-футбол уйнаячаклар
Җиңүнең 70 еллыгы кысаларында 18 апрель көнне Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» спорт-сәламәтләндерү комплексында мини-футбол ярышы үтә. Уеннар иртәнге сәгать 9да башлана. Анда барлык авыл җирлекләреннән командалар катнаша ала.
-
Армиягә әзерләнүчеләр физик көчләрен сынады
Яшь егетләрне армия сафларында хезмәт итүгә әзерләү максатыннан районда мәктәпләрнең 10 сыйныф укучылары һәм 2015 елның язында хәрби хезмәткә алынасы егетләр катнашында Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне үтте. Чарада район хәрби комиссары Рәис Юнысов та бар иде. Ул егетләргә үз теләкләрен җиткерде, киңәшләрен бирде. Шулай ук армия чыныгуы алган хәрбиләр үз...
-
Волейбол ярышларында Кече Шилнәнең ир-егетләр командасы беренчелекне яулады
Теләнче Тамак авылының Яшүсмерләр клубы спорт залында волейбол ярышлары буенча муниципаль районның ачык чемпионаты үтте. Анда ир-егетләр командалары көч сынашты. - Теләнче Тамак авылыннан тыш, Бәтке, Биклән, Иске Җирекле, Кече Шилнә, Яңа һәм Комсомолец поселокларыннан спортчылар, шулай ук Актаныштан килгән кунаклар көч сынашты. Катнашучылар күп булу сәбәпле, волейболчыларның бер өлеше...