Хат ташучылар арасында бәйге башланды
Әлеге конкурс "Татмедиа" ААҖ басмаларына 2015 елның икенче яртыеллыгына яздыруны стимуллаштыру һәм активлаштыру максатында оештырыла. Бәйгедә катнашу өчен почтальонның агымдагы елның икенче яртысына "Татмедиа" ААҖ газета-журналларына язылучылар 2015 елның беренче яртыеллыгындагыга караганда, ким дигәндә, 5 процентка арткан булуы зарур. Шул ук вакытта конкурста катнашучы почтальон эшли торган бүлекчәдә яздыру абонементлары...
Әлеге конкурс "Татмедиа" ААҖ басмаларына 2015 елның икенче яртыеллыгына яздыруны стимуллаштыру һәм активлаштыру максатында оештырыла. Бәйгедә катнашу өчен почтальонның агымдагы елның икенче яртысына "Татмедиа" ААҖ газета-журналларына язылучылар 2015 елның беренче яртыеллыгындагыга караганда, ким дигәндә, 5 процентка арткан булуы зарур. Шул ук вакытта конкурста катнашучы почтальон эшли торган бүлекчәдә яздыру абонементлары саны агымдагы елның беренче яртысыннан кимемәскә тиеш.
"Иң яхшы авыл почтальоны" номинацияләрендә җиңеп, беренче урынны алучылар 16644 сум акчалата бүләк алачак. Ә "Иң яхшы почта бүлеге" номинациясендә җиңүче почта бүлегенә 30000 сум акчалата бүләк каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев