Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Тукай районының “Отвага” командасы “Аҗаган-2015” спорт уенының зона ярышларында җиңү яулады

14 апрель көнне Минзәлә шәһәрендә "Аҗаган-2015" хәрби-спорт уенының зона ярышлары узды. Чара Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланды. Ярышта Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Актаныш, Минзәлә, Менделеевск, Арчадан кадет мәктәпләре укучылары катнашты. Тукай районының данын Кнәз урта мәктәбенең "Отвага" командасы яклады. Җитәкчеләре - Виктор Белов. Безнең егетләр-кызлар сынатмады, бар биремнәрне яхшы...

14 апрель көнне Минзәлә шәһәрендә "Аҗаган-2015" хәрби-спорт уенының зона ярышлары узды. Чара Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланды.

Ярышта Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Актаныш, Минзәлә, Менделеевск, Арчадан кадет мәктәпләре укучылары катнашты. Тукай районының данын Кнәз урта мәктәбенең "Отвага" командасы яклады. Җитәкчеләре - Виктор Белов. Безнең егетләр-кызлар сынатмады, бар биремнәрне яхшы үтәп, призлы урыннарны яулады : физик әзерлек - 1 урын, визитка - 2 урын, граната ыргыту -2 урын, саклану костюмын тизлеккә кию - 2 урын, плакатлар бәйгесе - 3 урын, йөзү -4 урын. Шәхси беренчелектә Ильвина Юсупова һәм Владимир Белов 1 урынга чыкты место, идәннән күтәрелү буенча 54 һәм 47 тапкыр нәтиҗә белән Алсу Гатина һәм Эльвина Хабибуллина 1 һәм 2 урынга лаек булды.

Нибары ике очкога Минзәләлеләрдән калышып, безнең район командасы команда зачетында 4 урын яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев