Яшь егетләрне армия сафларында хезмәт итүгә әзерләү максатыннан районда мәктәпләрнең 10 сыйныф укучылары һәм 2015 елның язында хәрби хезмәткә алынасы егетләр катнашында Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне үтте.
Чарада район хәрби комиссары Рәис Юнысов та бар иде. Ул егетләргә үз теләкләрен җиткерде, киңәшләрен бирде. Шулай ук армия чыныгуы алган хәрбиләр үз...
Яшь егетләрне армия сафларында хезмәт итүгә әзерләү максатыннан районда мәктәпләрнең 10 сыйныф укучылары һәм 2015 елның язында хәрби хезмәткә алынасы егетләр катнашында Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне үтте.
Чарада район хәрби комиссары Рәис Юнысов та бар иде. Ул егетләргә үз теләкләрен җиткерде, киңәшләрен бирде. Шулай ук армия чыныгуы алган хәрбиләр үз тәҗрибәләреннән чыгып яшьләргә үгет-нәсихәтләрен җиткерделәр.
Чараның тантаналы өлешеннән соң егетләр спортның хәрби-гамәли төре буенча физик әзерлекләрен күрсәттеләр. Һәр төр ярыш буенча урыннар билгеләнде. Пневматик винтовкадан иң оста атучылар Кнәз авыл җирлегеннән Александр Нужин, Калмаштан Рамил Кашапов, Бикләннән Рамил Ачилов булды. Идәнгә ятып гәүдәне күтәрүдә Кнәз авыл җирлегеннән Алексей Максимов, Мусабай Заводтан Нәзир Ишмакаев, Кнәздән Александр Нужин җиңде. Калашников автоматын иң яхшы итеп Әҗмәкәй авыл җирлегеннән Ринал Шәйдуллин, Иштирәктән Венер Зайцев, Бикләннән Рамил Ачилов сүтеп җыйды. Турникта күтәрелүдә Калмаш авыл җирлегеннән Искәндәр Исламов, Кнәздән Алексей Максимов, Круглое Поледан Илнур Сәләхов призлы урыннарны алды. Герне иң күп күтәрүчеләр дип Бикләннән Рамил Ачилов, Виталий Терентьев, Илнур Хисматуллин табылды.
"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз
https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499
Нет комментариев