Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Биклән укучылары “Соңгы кыңгырау»дан соң, лимузинга утырып, Чаллыга китте (фото)

Биклән урта мәктәбенең «Соңгы кыңгырау» бәйрәме быел да елдагыча күңелле, истә калырлык, эмоцияләргә бай булды.Мәктәп янындагы алан шарлар белән матур итеп бизәлгән. Мәктәп, саубуллашу, укытучылар турында талгын гына җырлар агыла. hэркемнең - әти-әниләр, укытучылар, укучылар, килгән кунакларның күңелен бер үк вакытта сагышлы да, күңелле дә хисләр биләп алган. Бәйрәм 4...

Биклән урта мәктәбенең «Соңгы кыңгырау» бәйрәме быел да елдагыча күңелле, истә калырлык, эмоцияләргә бай булды.Мәктәп янындагы алан шарлар белән матур итеп бизәлгән. Мәктәп, саубуллашу, укытучылар турында талгын гына җырлар агыла. hэркемнең - әти-әниләр, укытучылар, укучылар, килгән кунакларның күңелен бер үк вакытта сагышлы да, күңелле дә хисләр биләп алган.

Бәйрәм 4 нче сыйныф укучыларының монтажы, матур җырлары белән башланып китте. Аларны сыйныф җитәкчесе Лилия Фәхретдинова җылы котлады, алга таба укуларында уңышлар теләде. Тантананы дәвам итеп 9 нчы сыйныф укучылары мәктәп турында шигырьләрен, җырларын буләк иттеләр. Аларны исә сыйныф җитәкчеләре Тәскирә Шәмсетдинова тәбрик итте, имтиханнарын яхшы билгеләренә бирүләрен теләде.

Ниhаять, алан түрендә бәйрэмнең төп сәбәпчеләре - 11 нче сыйныф укучылары. Аларның бәйрәмгә тырышып әзерлэнгәннэре күренеп тора. Чыгышларын алар укытучыларга багышланган шигырьләр, җырлар белән башлап җибәрделәр. Бәйрәм белән укучыларны мәктәп директоры Айрат Ибрагимов, районыбызның авыл хуҗалыгы булеге башлыгы Хәйдэр Сабитов, авыл җирлеге башлыгы Мансур Сахбеев, «Биклән» җитештерү кооперативы рәисе Рафаэль Хамматов котлады, имтиханнарны уңышлы тапшырып, югары уку йортларына кереп укуларын, ихлас теләкләрен җиткерделәр. Бәйрэм белэн 11 нче сыйныф укучыларын 1 нче сыйныф укучылары да тәбрикләде. Алар hәр укучы турында шигырь сөйләделәр, чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр. Иң оригиналь котлау 11 нче сыйныф җитәкчесе Рөстәм Хәйдаровныкы булгандыр. Ул матур теләкләренә кушып укучыларына татар халык биюен бүләк итте. Бию ахырында 11 сыйныф укучылары укытучы абыйлары белән рәхәтләнеп күмәк татар биюе башкардылар. Безнең арабыздан киткән укытучылар Равил Мөбәрәкшин, Тәнзилә Мостафина, Людмила Кузьминаларга багышлап язылган «Сез мәңге истә» (көе hәм сүзләре Рәзинә Сәетгәрәева) җырын башкарганда бик күпләрнең күзләренә яшь килде. Тантанада катнашучылар укытучыларны искә алып бер минут тын калдылар.

Реклама

Бәйрэмнең алдагы өлешендә укучыларның парлап вальс әйләнүе ямь өстенә ямь булды. Үзлекләреннән өйрәнеп, искиткеч зур осталык белән башкардылар алар әлеге биюне. Бәйрәм ахырында мәктәп укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады, ә укучылар иң изге теләкләрен теләп hавага шарлар очырдылар. Укучыларның бәйрәм программасы шәhәребезнең җиңу паркында дәвам итте. Аларны затлы лимузинга утыртып, хәерле юл теләп әти-әниләр, укытучылар, кунаклар шәhәргә озатты.

Тиздән дәуләт имтиханнары… Укучыларга исә сынатмагыз, куйган максатларыгызга ирешегез, бэхетле булыгыз диясе генә кала, дип хәбәр итә Биклән мэдэният йорты директоры Рузилэ Костина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X