Ингредиентлар: 2 йомырка, 1 пачка (зурысы) краб таякчыклары, 200гр. каты сыр, кара жимеш, 100г атланмай, әстерхан чикләвеге, майонез.
Эш тәртибе:
Йомырка белән краб таякчыкларын – эре тишекле кыргычтан, сыр белән атланмайны вак тишекле кыргычтан кырасы. Салат катламлап тезелә, бу ингредиентлар бер салатлык.
1нче катлам – краб таякчыклары, майонез.
2нче катлам – йомырка, майонез.
3нче катлам – сыр, атланмай.
4нче катлам – әстерхан чикләвеге.
5нче катлам – кара жимеш.
Тәменчә тоз сибәргә була.
Нет комментариев