Яшь ветеринарны ничек авылда калдырырга
Бүген ветеринарлар нинди шартларда эшли һәм яши, бу тармак кадрлар белән ни дәрәҗәдә тәэмин ителгән, яшь белгечләр социаль яктан якланганмы - узган атнада Яңа поселогында Татарстан Республикасы ветеринария хезмәтендә кадрлар потенциалын үстерү мәсьәләләренә багышланган зона семинарында бу тармак хезмәткәрләре әнә шундый актуаль мәсьәләләр турында сөйләштеләр. Район авылларында эшләүче мал табиблары...
ТР Министрлар Кабинетының ветеринария идарәсе башлыгы Булат Камалов семинарда безнең райондагы ветеринария эшчәнлеген чагыштырмача уңай дип бәяләде. Республика районнарының ветеринария берләшмәләре җитәкчеләрен һәм бу өлкәдә хезмәт юлларын башлаган яшь белгечләрне юкка гына Тукай җирлегенә җыймадык, дип белдерде ул. Яшь белгечләрдән барысы 100ләп кеше чакырылган иде. Район ветеринария берләшмәсе башлыгы Әнсар Әбделмановның әйтүенчә, республикадагы 43 авыл районы арасында эш күрсәткечләре буенча безнекеләр рейтингның беренче баскычында. Ләкин бу башка районнар белән чагыштырганда шулай. Карый китсәң, бездә дә хәл итәсе мәсьәләләр шактый. Территориядә дүрт ветеринария-дәвалау участогы бар. Барысы да хәйран зур участоклар - мондагы табиб һәм фельдшерлар 10ар, 16шар авылдагы шәхси хуҗалыкларга һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләренә хезмәт күрсәтәләр. Әлбәттә, беренче чиратта, мал табибына утырып эшләр, медикаментларны саклар урын кирәк. Чакырулар булганда тиз арада җыенып чыгып китәр өчен кул астыңда машинаң булу мөһим. Бу җәһәттән, Кнәз һәм Күзкәй участоклары узган ел яңа автомобильле булды - участок табиблары ТР Президенты кулыннан яңа "Нива" ачкычлары алдылар. Калган ике участокта да машиналар йөреп тора анысы. Эш урыннарына килгәндә исә, бер участокта да хәлләр мактанырлык түгел.
Кнәздә ветеринарларга "Шәфкать" социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең бер бүлмәсен арендага биргәннәр. Әлегә биредә медикаментлар саклар өчен иске генә бер суыткыч, бер өстәл, урындык тора. Яшь белгеч Ленар Хәйбуллинның бу участокны җитәкләвенә һәм, гомумән, эш башлавына әле ике еллап кына. "Мин килгәндә әле бу бүлмә дә юк иде. Авыл җирлеге башлыгы ярдәме белән аны хәл итә алдык", - ди ул. Участок 16 авылга хезмәт күрсәтә. Ветеринария табиблары күзәтүендә - шәхси сектор, алты крестьян-фермер хуҗалыгы, "Алмаз" авыл хуҗалыгы предприятиесе. Ленар бирегә Калмаштан килеп йөри. Яшәү урыны булдыруга килгәндә исә, гаиләсе белән бергәләп үз көчләре белән авылда йорт төзиләр икән.
Күзкәй участогы табиблары Миргасыйм Сөнгатуллин белән аның улы Нияз безне Калмиядә "Вилданов" крестьян-фермер хуҗалыгында каршы алдылар. Дәвалау участогын моңа кадәр Миргасыйм Минзаһит улы җитәкләгән. Берничә көн элек кенә бу вазыйфаны ул ветеринария академиясендә икенче курста укучы улына тапшырган, үзе эпизоотолог булып калган. Бу участокта мал табибларының утырып эшләр урыннары бөтенләй юк. Медикаментларны өйләрендәге суыткычта саклыйлар. Беренче ярдәм вакытында кулланыла торганнары машинада йөри торган сумка-суыткычта. Хезмәт күрсәтү территорияләре унике авылны берләштерә. Эш шартларының начар булуына да карамастан, зарланмыйлар Сөнгатуллиннар. Машина бирүләренә нык сөенәләр. Моңа кадәр иске "УАЗ"да йөргәннәр. "Мондый шартларда эшләү сине куркытмыймы? Әтиеңнең тынгысыз хезмәтен дә күреп үскәнсеңдер," - дип кылларын тартып карыйм Ниязның. "Юк, бу һөнәр миңа бик ошый. Киләчәктә шартлар да булыр, барысы да җайланыр дип өметләнәм", - ди ул яңадан сорау бирергә дә урын калдырмыйча. "Сүз дә юк, бина мәсьәләсе безне бик борчый. Документ эшләре дә бар бит әле аның. Дүрткә дүрт метр мәйданлы бер бина булса да җитәр иде безгә. Аннары, бүген безне бик нык борчыган мәсьәлә - малны кача-поса чит төбәкләрдән кертәләр. Нинди генә чирләр эләкмәс анда. Контроль көчлерәк булсын иде", - ди Миргасыйм Минзаһит улы.
Теләнче Тамак участогында ветеринарларның эш урыннары бар. Ләкин узган гасырның кырыгынчы елларында төзелгән бина бик иске. Үзебез ремонтлаштырып, карап торабыз инде, ди дәвалау участогы мөдире Әзһәм Гайсин. Мичкә утын ягып җылытыла, бинаның тузган булуы газ кертергә мөмкинлек бирми. Участокта биш табиб һәм фельдшер хезмәт куя. Әзһәм Гайсин үзе бу тармакта дистә еллар хезмәт куя. Ә яшьләр бик озак тормый, дип үз фикерен белдерә ул. Аларга тормышларын көйләр өчен яхшы хезмәт хакы, торыр урын кирәк.
Иске Абдул ветеринария дәвалау участогы 10 авылга хезмәт күрсәтә. Эш урыннары буенча шундый ук проблемалар. Ләкин алар, бигрәк тә өлкәнрәк яшьтәге хезмәткәрләр, миңа калса, бу шартларга күнеккән инде. Безнең күп вакытыбыз юлда, объектларда үтә, маллар янына без үзебез барабыз, диләр алар.
"Без мал табибларын уңай шартлар булган эш урыннары белән тәэмин итү юлында, - ди районның баш ветеринария табибы Әнсар Әбделманов. - Район башлыгы Васил Хаҗиев башта вакытлыча авыл җирлекләрендәге объектлардан нинди дә булса бүлмә бирү турында карар кабул итте. Аннары яңа биналар төзү өчен бүгенге көндә җирләр рәсмиләштерелә башлады. Киләчәктә анысы да булыр дип ышанасы килә. Ә бу планнарны тормышка ашыру өчен дәүләт программасы кабул ителсә яхшы булыр иде", - ди ул.
Ветеринария хезмәтендә кадрлар потенциалын үстерү дигәндә, беренче чиратта аны нәкъ менә шушы эш шартлары белән тәэмин итү мәсьәләсе алга килеп баса да инде. "Яшь белгечне беркайчан да килү уңаена пычрак фермага ташларга ярамый. Бу һөнәрне ник сайладым микән дип беренче көннән үк үкенерлек булмасын, - диде семинарда республиканың баш ветеринария табибы Булат Камалов. - Югыйсә, терлек тоткан хуҗалыкта иң кирәкле белгеч - ветеринар. Ни өчендер бу мәсьәләгә җитди карамаучы хуҗалык җитәкчеләре дә бар әле. Килгән белгечне кирегә этәрмәсеннәр, кызыксындыру тудырсыннар иде", - диде ул. Бу җәһәттән семинарга җыелган яшь белгечләрне ул республикада Авыл хуҗалыгы министрлыгы инициативасы һәм ярдәме белән тормышка ашырыла торган "Авыл хуҗалыгы белгечләренә 500 грант" дип исемләнгән проектта катнашырга чакырды. Әлеге кызыксындыру чарасының күләме - 100 мең сум.
Аннары киңәшмәгә килгән яшь ветеринарлар да президиумдагыларга үзләрен борчыган сорауларны бирделәр. Алар җитәкчелектән хезмәт хакын күтәрүне, яшь белгечләрне торак белән тәэмин итүдә махсус программалар булдыруны сорадылар. Мәсәлән, "Кама"Бекон"да эшләүче яшь белгеч йорт төзергә кечкенә генә җир участогы белән ярдәм итсәгез яхшы булыр иде, дип сорады. "Гигант" хуҗалыгыннан яшь ветеринар яшь белгечләргә эшли башлагач та бирелә торган акчаны алып бетерә алмавын әйтте. Булат Камалов барлык сорауларны ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министры Марат Әхмәтовка җиткерәчәген вәгъдә итте. "Боз кузгалды, бераз сабыр итик", - дип яшьләрне өметсезлеккә бирелмәскә, яхшыга ышанырга чакырды ул.
Семинарның пленар өлешеннән соң ветеринарлар Универсиаданы каршылау кысаларында оештырылган чаңгы ярышына да чыктылар. Җитәкчеләр 2013 метрлы, ир-атлар 3000 метрлы, хатын-кызлар 2000 метрлы дистанцияне әйләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев