20 март 2013 яңалыклары
-
Казан дәүләт аграр университетында ачык ишекләр көне үтә
23 март көнне Казан дәүләт аграр университетында абитуриентлар һәм ата-аналар өчен ачык ишекләр көне үтәчәк. Чара сәгать 10да университетның актлар залында оештырыла. Биредә университетның тарихы, быелгы кабул итү үзенчәлекләре турында әйтеләчәк. Шулай ук деканнар үзләренең факультетлары, белгечлекләре, фәннәре турында сөйләячәкләр. Ата-аналар һәм абитуриентлар өчен уку йорты буенча экскурсия үткәреләчәк. Моннан...
-
Яшь ветеринарны ничек авылда калдырырга
Бүген ветеринарлар нинди шартларда эшли һәм яши, бу тармак кадрлар белән ни дәрәҗәдә тәэмин ителгән, яшь белгечләр социаль яктан якланганмы - узган атнада Яңа поселогында Татарстан Республикасы ветеринария хезмәтендә кадрлар потенциалын үстерү мәсьәләләренә багышланган зона семинарында бу тармак хезмәткәрләре әнә шундый актуаль мәсьәләләр турында сөйләштеләр. Район авылларында эшләүче мал табиблары...
-
Безнекеләр – призлы урында
Яр Чаллының "Этюд" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шәһәр һәм район эчке эшләр бүлекләре хезмәткәрләре арасында О. Морозов призына шахмат ярышлары үткән иде. Анда район ЭЭБ башлыгы ярдәмчесе Р. Кашапов - өченче, полициянең өлкән участок вәкаләтлесе А. Фәттахов бишенче урынны алды.
-
Депутат ярдәмчесе кабул итә
23 мартта, шимбә көнне, 9.00дан 10.00 сәгатькә кадәр район хакимияте бинасының 116нчы бүлмәсендә (адресы: Яр Чаллы шәһәре, М. Җәлил проспекты, 46нчы йорт) Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Гомәр кызы Когогинаның ярдәмчесе Татьяна Михайловна Гавадзина сайлаучыларны кабул итә. Алдан язылу өчен телефон: 70-37-82.
-
Укучылар БДИга әзерләнәләр
Яңа поселогында XI сыйныф укучылары БДИ формасында тест үттеләр. Мәҗбүри фәннәрдән: рус теле - 12 мартта, математикадан 13 март көнне сынау булды. Әлеге чара укучыларның белемнәрен тикшерү, оештыру вакытларын карау өчен үткәрелде. Аттестация үтүче 51 укытучы 12 мартта шулай ук БДИ формасында тест уздылар. Сынауларның нәтиҗәләре 2 атнадан соң билгеле...
-
“Балкыш” фестивалендә кечкенә катнашучылар саны арткан
Мәләкәс авыл клубында "Балкыш-16" балалар сәнгать фестиваленең сайлап алу туры узды. Бәйгедә мәктәп укучылары һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрдән торган иҗат төркемнәре катнашты. Фестивальдә фольклор төркемнәре экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау темасына багышланган күренешләр күрсәттеләр. Шулай ук бию, аерым җырлаучылар, вокаль ансамбльләр чыгыш ясадылар. Балалар бакчасыннан 11 төркем килгән, узган...
-
Бушлай юридик ярдәм
22 мартта Бөтенроссия халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне үтә. Район халкы бу көнне 9.00дан 16.00 сәгатькә кадәр "Бердәм Россия" партиясе район бүлекчәсенең җәмәгать кабул итү урынына - Яр Чаллы шәһәре, ГЭС бистәсе, 1нче йорт адресы буенча килә ала. Телефоны - 71-39-75. Бушлай юридик консультацияне прокуратура хезмәткәрләре, юристлар, адвокатлар, нотариуслар...