Якты юл
  • Рус Тат
  • «Чаллы яшелчәсе» хуҗалыгында уңыш мулдан

    Кемгә ничектер, ә мин бәрәңгесез яши алмыйм. Тәгәрәтеп пешерелгән, кыздырылган, төелгән бәрәңгене атланмай салып тәмләп ашаудан да рәхәтрәк нәрсә таба алмыйм. Шөкер, быел бәрәңге уңышы яхшы. Авыл халкының бакчаларында да, фермерларда да, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә дә «икенче икмәк» менә дигән. Эрелеге, тәме белән аңа тел-теш тидерерлек түгел. Өченче көн генә...

    «Чаллы яшелчәсе»нә сәяхәтебез җәмгыятьнең теплицасыннан башланып китте. Дөресрәге, хуҗалыкның баш инженеры, яшелчәчелек цехы җитәкчесе Илдус Газизов белән шунда очрашырга дип сүз куешкан идек. Без килгәндә, бәрәңге басуында эшләүче ике «Гримм 1500» комбайнының берсе ватылып, хуҗалык механизаторлары һәм эретеп ябыштыручылары аны төзекләндерү белән шөгыльләнәләр иде. Шулай, төрлесе була, ватылып калган очраклар да - урып-җыю вакытында очрый торган гадәти хәлләрнең берсе. Шулай да, «Чаллы яшелчәсе» эшчеләре тырышлар: тиз арада булган кимчелекләрне бетереп, басуга таба юл тоталар.
    - «Галла», «невский» сортлы бәрәңге быел 40 гектар җирдә үсте. Җәйнең яңгырлы килүе, шулай ук һава торышы коры торганда сугару системаларыннан файдалану бәрәңгегә һәм башка яшелчәгә уңай йогынты ясады. Икенче икмәк дымга туенып, җылы кояшта рәхәләнеп үсте. Шуңа да уңышы мул. Бер гектардан уртача 200 центнер бәрәңге алабыз. 13 сентябрьдә бәрәңге алуга керешкән идек, бер биш көннән булганын алып бетерергә ниятлибез, - ди Илдус Фидус улы.
    Баш инженер белән бергә басуга таба китәбез. Шул арада ул миңа кишер, аш чөгендере, кәбестә җыеп-алу турында да сөйләп алырга җитешә.
    Өченче көн генә хуҗалыкта аш чөгендерен җыеп бетергәннәр. «Бордо» сортлы әлеге яшелчәнең уңышы гектарыннан уртача 200 центнер чыккан. Шул рәвешле «Чаллы яшелчәсе»нең саклагычларына быел җәмгысы 800 тонна чөгендер кайткан. Әлеге вакытта, бәрәңге белән бергә, 40 гектардан кишер җыю эше дә бара. «Шамарэ нанто» дигән сортлы кишер уңышы да яхшы. Бер гектардан уртача 250 центнер чыга. Моның белән бергә кәбестәнең соң өлгерүче сортын җыеп алу белән дә мәшгульләр. Килешү нигезендә, «Чаллы яшелчәсе» җитәкчелеге бу эшкә районның мәктәп, авыл җирлекләре коллективларын да тарткан. Шулай ук кәбестә җыюда һәр теләгән кеше катнаша ала. Башкарган хезмәтләре өчен аларга алынган уңышның 7 проценты исәбеннән яшелчә белән түлиләр. Кәбестәме, кишер, чөгендерме - сайла гына.
    - Бүген кәбестә җыюга Круглое Поле мәктәбеннән 10 кеше килде, - дип өстәп куйды моңа Илдус Газизов.
    Ниһаять, теләгән җиребезгә җәһәт кенә килеп тә җитәбез. Биредә басуның ике ягын иңләп комбайн йөри, бункерын тиз арада тутырып та куя. Бу комбайннарда урта яшьтәге механизаторлар Рәмис Хәкимов, Рамил Сәгъдиев эшли. Ике йөк машинасында бәрәңгене саклагычка Александр Лобач, Җәлил Шакиров ташый. Кишер, чөгендер алуда исә комбайнчылар Минсалих Кызылбаев, Николай Чернов, тракторда Альберт Шәрәфиев, басудагы сабакларны чабучы Рафис Шәкүров, аннары шул сабакны җыючы Мирдалив Бәхтиев, йөк ташучы Владимир Емельянов та үзләрен яхшы күрсәтәләр, эшләрен җиренә җиткереп башкаралар.
    Бәрәңге алуда комбайнчы ярдәмчесе булып Кама политехник көллиятенең икенче курс студенты Илнар Хәбиров та эшли. Чибәр, яшь бу егетнең җитез хәрәкәтләренә күз дә иярергә өлгерми.
    - Сентябрь башыннан хуҗалыкта практика үтәм. Укуны тәмамлагач та кулыма электр-газ белән эретеп ябыштыручы белгечлегенә ия булачакмын. Әлегә менә үземнең яшәгән авылдагы җәмгыятьтә тәҗрибә алам. Практиканы биредә беренче тапкыр үтсәм дә, үземә ошый, авырлыгын тоймыйм, - ди Илнар, мөлаем елмаеп.
    Илдус Газизов та аны мактый:
    - Илнардан бик канәгатьмен, тырыш егет, бер дә сынатмый. Башкалар белән бергә иртәнге җидедән үк ул басуда эшли, башкалар белән бергә кичке сигездән соң гына өйгә кайтып китә, - ди ул.
    Менә шулай күңелле эшлиләр «Чаллы яшелчәсе» киңлекләрендә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: