24 сентябрь 2014 яңалыклары
-
Инвалидлар арасында мини-футбол буенча республика чемпионаты узды
Узган шимбәдә Сосновый Бор поселогы спорт комплексында ДЦП авырулы инвалидлар арасында мини футбол буенча Татарстан Республикасы чемпионаты узды.
-
«Чаллы яшелчәсе» хуҗалыгында уңыш мулдан
Кемгә ничектер, ә мин бәрәңгесез яши алмыйм. Тәгәрәтеп пешерелгән, кыздырылган, төелгән бәрәңгене атланмай салып тәмләп ашаудан да рәхәтрәк нәрсә таба алмыйм. Шөкер, быел бәрәңге уңышы яхшы. Авыл халкының бакчаларында да, фермерларда да, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә дә «икенче икмәк» менә дигән. Эрелеге, тәме белән аңа тел-теш тидерерлек түгел. Өченче көн генә...
-
Өч көнлек ял көтелә
Мөселманнар өчен иң изге бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаете быел 4 октябрь - шимбә көнгә туры килә. Шуңа күрә өстәмә ял көне дүшәмбегә күчерелә. Ләкин, Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, өч көнлек ял биш көн эшәүчеләргә генә кагыла.
-
Халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтелә
26 сентябрьдә, җомга көнне, «БЕРДӘМ РОССИЯ» сәяси партиясе, Россия юристлары ассоциациясе белән берлектә, халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрә. Безнең район халкы ул көнне Яр Чаллы шәһәре, ГЭС бистәсе, Есенин урамы, 1нче йорт адресы буенча мөрәҗәгать итеп, нотариус, адвокатлар һәм юристларга сорауларын бирә алачаклар. Кабул итү вакыты 8.00дән 16.00...
-
Минзәләдә муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы үтә
26-27 сентябрьдә Минзәлә шәһәрендә муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы үтәчәк. Районыбыз данын төрле бүлек башлыклары һәм белгечләр яклаячак. Райондашларыбызга уңышлар телибез.