Басу түреннән репортаж тег белән яңалыклар
-
«Чаллы яшелчәсе» хуҗалыгында уңыш мулдан
Кемгә ничектер, ә мин бәрәңгесез яши алмыйм. Тәгәрәтеп пешерелгән, кыздырылган, төелгән бәрәңгене атланмай салып тәмләп ашаудан да рәхәтрәк нәрсә таба алмыйм. Шөкер, быел бәрәңге уңышы яхшы. Авыл халкының бакчаларында да, фермерларда да, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә дә «икенче икмәк» менә дигән. Эрелеге, тәме белән аңа тел-теш тидерерлек түгел. Өченче көн генә...
-
«Кама» агрофирмасында шикәр чөгендере быел мулдан
Көзнең беренче ае да ахырына якынлаша. Хуҗалыкларда бөртеклеләр амбарларга кайтып бетте диярлек. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов сүзләренә караганда, хуҗалыклар көзге бодайны шушы бер-ике көндә җыеп бетерәчәкләр. Шөкер, җәенә караганда, көзнең беренче ае игенчеләргә уң килеп, яңгырлар белән урып-җыюны булганыннан артык катлауландырмады. Шул ук вакытта бу...
-
Табигать игенчене янә сыный
- Ничә көндә уракны тәмамларга уйлыйсың, Риф Хәнифович? - дигән сорау белән мөрәҗәгать итте район башлыгы Васил Хаҗиев дүшәмбе көнне «Гигант» хуҗалыгына баргач хуҗалык җитәкчесе Риф Имамовка. Бу көнне ул гигантлыларның иген кырларын карап чыкты, алынасы уңыш, башкарылган эш күләме белән кызыксынды. Без дә алар белән бергә хуҗалыкның бодай кырын...